Бүген Казанда “Солнечный”, “Заречье” балаларны сәламәтләндерү лагерьлары базасында IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы ачылды.
Ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Валерий Пак, Россия геология җәмгыяте президенты Виктор Орлов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Яшь геологлар олимпиадасы 1-10 нчы августта уза. Анда Алтай крае, Архангельск өлкәсе, Амур өлкәсе, Башкортстан, Бурятия, Воронеж, Иркутск, Калининград, Кемерово, Киров өлкәләре, Краснодар, Красноярск крайлары, Липецк, Магадан өлкәләре, Мәскәү, Мәскәү, Новосибирск, Омск, Оренбург өлкәләре, Пермь, Приморье крае, Ростов, Самара, Свердловск өлкәләре, Татарстан, Томск, Тула, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән, Чуашстаннан, Ярославль өлкәсеннән, Казакъстаннан, Үзбәкстаннан, Украинадан һәм Таҗикстаннан 40 команда катнаша. Ярышларда Татарстаннан ике команда чыгыш ясый.
Ачылу тантанасы кыр олимпиадасында катнашучыларның тантаналы маршыннан башланды. Соңыннан барлык катнашучыларны һәм кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
“Бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән шуның кадәр делегацияне кабул итү – безнең өчен зур хөрмәт”, - диде Рөстәм Миңнеханов. “Мин геолог сез тәкъдим иткән илләр өчен бик кирәкле һөнәр, дип саныйм. Бу безнең киләчәк”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты катнашучыларга. Ул билгеләгәнчә, ТРда бу өлкәдә билгеле бер тәҗрибә тупланган. “Сезне Татарстан территориясендә ихлас күңелдән сәламлим һәм ярышларда уңышлар телим. Иң көчле булганы җиңсен!”, - дип йомгак ясады чыгышына ТР Президенты.
Чараның барлык катнашучыларын Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык исеменнән Валерий Пак сәламләде. Ул әлеге олимпиадада катнашучыларның күбесе белем алуларын дәвам итәр һәм тормышларын әлеге һөнәр белән бәйләрләр, дигән өметен белдерде. “Мин инде 30 елдан артык геология белән шөгыльләнәм һәм моңа бер тапкыр да үкенмәдем, чөнки бу Россия байлыгының нигезе”, - диде В.Пак.
РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасының катнашучыларның хәтерләрендә сакланып калуына өметен белдерде.
“Безгә барыбызга да уңыш елмайды – без бу искиткеч республикада матур җәйге көндә җыелдык. Монда ТР геологиясенең яшь вәкилләренә өйрәнерлек һәм горурланырлык нәрсә бар”, - дип ассызыклады Россия геология җәмгыяте президенты Виктор Орлов. “Сез кызыклы һөнәргә аяк басасыз, ул Җир планетасын һәм кояш системасының барлык планеталарын өйрәнүгә юнәлдерелгән. Бу игелекле миссия. Шуңа күрә мин сезне укырга, яхшылыкка, дуслыкка өйрәнергә, бөек ил, чимал иле буларак Россия гражданины булырга чакырам. Без геологларның дәүләтнең көч-кодрәтен тәэмин итүләре белән горурланабыз”, - диде ул.
“Казгеология” милли геология тикшерү компаниясе” АҖ идарәсе рәисе урынбасары Кадырҗан Каулдашев үз чыгышында геолог һөнәренең ихтыяҗы турында билгеләп үтте.
“Татнефть” ААҖ баш геологы Рәис Хисамов бүгенге вакыйганы игътибарга лаек, дип атады. Быел республика Татарстанда нефть ятмаларын эшкәртә башлауның 70 еллыгын билгеләп үтә. Бу вакыт эчендә ТРда 3 млрд. т нефть чыгарылган, дип искәртте ул.
Ачылу тантанасы олимпиада әләмен күтәрү белән дәвам итте. Соңыннан мәртәбәле кунаклар яшь геологлар күргәзмәсендә булдылар.