Рөстәм Миңнеханов мәчеттә һәм Татар мәдәнияте үзәгендә булды

2013 елның 3 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов бүген Төмәнгә эш визиты кысаларында Җәмигъ мәчетендә һәм Татар мәдәнияте үзәгендә булды. Аны Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев озатып йөрде.

Төмәннең Җәмигъ мәчете 1970 елларда шәһәр сосставына кертелгән татар авылы Яңавыл территориясендә урнашкан. Мәчет 8 ел буена төзелгән һәм 1997 елда төзелеп беткән. мәчеттән тыш бу бинада Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы резиденциясе дә урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Якушев мәчет имамы белән бергә мәчетне карап чыктылар, мөселманнар белән аралаштылар.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Төмән Татар мәдәнияте үзәгендә дә булды. Бу муниципаль учреждение беренче гильдия купец Филимон Колмогоров йортында урнашкан. Бина XIX гасыр уртасында төзелгән булган һәм архитектура ядкяре булып тора.

Рөстәм Миңнеханов һәм Владимира Якушевны фольклор җыр коллективы чыгышы җн каршы алдылар, мәртәбәле кунакларны себер татарлары мәдәнияте һәм көнкүреше предметларыннан торган күргәзмәгә чакырдылар, аларга балалалар хореография коллективы концерт күрсәтте. Татарстан Республикасы Президенты бу тарихи йорт буйлап экскурсиядән соң татар мәдәни үзәген бик шәп учреждение дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International