Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

2013 елның 6 августы, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләр 54 республика кешесенә тапшырылды.

"Минем өчен республиканың мөхтәрәм һәм лаелы кешеләренә дәүләт бүләкләкләрен тапшыру тантанасын үткәрү бик тә шатлыклы, - дип башлап җибәрде сәламләү сүзен Рөстәм Миңнеханов. - Безнең ил, республика үсешенә керткән өлешегез бүгенге эшегезнең нәтиҗәләре белән генә чикләнми, ышанам ки, сез киләчәктә дә Татарстан һәм Россиягә бик күп файда китерәсе кешеләр".

Татарстан Президенты республика икътисадының динамикалы үсештә ихтыяҗы барлыгын билгеләп үтте, быел шуны сизеп була. "Без былтыргы дәрәҗәдәге темпларда үсмибез, әлеге динамиканы үзгәртергә кирәк. Яңа эш урыннары булдырырга, социаль инфраструктураны үстерергә кирәк", - Татарстан Республикасының бүләкләнүче кешеләренең әлеге эштәге зур ролен билгеләп, ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Бүген бу залда икътисадның реаль секторыннан, социаль өлкәдән вәкилләр, иҗат кешеләре бар. Мин сезгә республика һәм безнең ил үсешенә керткән өлешегез өчен бик рәхмәтле", - дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Р.Миңнеханов. Шуннан тантананың бүләкләү өлеше башланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International