Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Донской IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасының ябылу тантанасында катнаштылар

2013 елның 9 августы, җомга

Быел Татарстан республикасында узган IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы туган як тарихын, геологлар тәҗрибәсен өйрәнергә мөмкинлек бирде. которая в этом году прошла в Республике Татарстан. Бу хакта бүген Россия Федерациясенең РФ табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской олимпиаданы ябу тантанасында белдерде. Чара “Солнечный” балаларны сәламәтләндерү лагере (Залесный поселогы) территориясендә узды. Яшь геологлар олимпиадасы Татарстанда 2013 елның 1 - 10 августында уза, чараны Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык һәм Россия геология җәмгыяте оештыра. Быел олимпиадада Россиянең 34 өлкәсеннән командалар һәм БДБ илләреннән алты команда катнаша.

Сергей Донской яшь геологларга мөрәҗәгать сүзендә ун көн дәвамында олимпиадада катнашучылар көч туплап, тәҗрибә уртаклаша алулары һәм бу аларга киләчәктә профессиональ белемнәрен үстерергә ярдәм итүе турында ассызыклады.  Сез киләчәктә безне алыштырачаксыз, дип әйтте Сергей Донской, бүген үк инде күренә - без таянырлык яңа буын үсеп килә. Министр сүзләренчә, киләчәктә геологлар җир асты байлыкларының яңа төрләрен өйрәнәчәкләр, космосны тикшерәчәкләр, анда да файдалы казылмалар бар.  

Сергей Донской Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм «Татнефть» нефть чыгару предприятиесенә Татарстанда чираттагы яшь геологлар олимпиадасын үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.  Без Татарстанда бөтен күргәннәр киләчәккә өмет барлыгын күрсәтә, дип әйтте Сергей Донской, һәм икътисад нинди генә революцияләр кичерсә дә, геология барыбер үсеп барачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шулай ук яшь геологлар олимпиадасын уздырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, бу чара геологларның бер-берсе белән, өлкән буын белән тәҗрибә алмашу ягыннан да гаять әһәмиятле. Безнең дәүләтнең төп байлыклары - кешеләр һәм җир асты байлыклары, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, һәм бу потенциалны ачырга кирәк. Киләчәктә кайберләрегез Татарстанда эшлиячәк, кемдер - башка регионнарда, һәм бу белемнәр сезгә кирәк булачак, дип билгеләп үтте яшь геологларга мөрәҗәгать итеп Татарстан Президенты.

IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы катнашучыларына сәламләү сүзе белән ТР Президентының нефть һәм нефть-газ ятмалары мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов тә чыгыш ясады. Сез - бик әйбәт балалар, яшь геологлар, сезгә карап, мин 1952 елда геологиягә эләгүем турында искә төшердем, бу бик ихтирамлы профессия, кызык фән, ышанам ки, сезнең алда әле бик күп ачышлар, бик дөрес юл сайлагансыз. 

Соңыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской сәхнәгә менделәр - олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү өчен.

IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасының беренче урыны өчен бирелә торган кубокны  Пермь крае командасы яулады. Ахырдан олимпиада флагы төшерелде, аны Төмән өлкәсенә тапшырдылар - ул 2015 елда киләчәк X Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасын кабул итәчәк. Чарада шулай ук ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, берничә министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International