ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган республикакүләм киңәшмәсендә җылыту чорына әзерлек турында сөйләде. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узды.
Аның сүзләренә караганда, 9 августка булган мәгълүматларга караганда, Әгерҗе, Баулы, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кукмара, Менделеевски һәм Питрәч районнары буенча искәрмәләр бар.
9333 йортның паспортлары әзер һәм Дәүләт торак инспекциясенә тапшырылган. Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевски, Мөслим, Тукай һәм Чирмешән районнарында торак йортлар паспортларын әзерләү эшләре артта кала.
3498 мәгариф объектының 2374 е, 1534 сәламәтлек саклау объектның 1177 се, 1974 мәдәният объектының 1340 ы җылыту сезонына әзер.
Татарстанда 2674 котельняның 2075 сы әзер, 2989 км җылылык челтәренең 2316 сы әзер.
И.Фәйзуллин сүзләренә караганда, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Аерым алганда, Яшел Үзән районында җылылык челтәрләре канәгатьләнерлек хәлдә түгел.
Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясап, җылыту сезонына әзерлек эшләрен оештырган төстә алып баруны сорады. “Җәй ничек эшләсәк, шулай кышларбыз”, диде ул һәм котельня һәм җылылык челтәрләренең җылыту сезонына әзерлеген тикшерүне һәм белгечләр арасында аттестация үткәрүне таләп итте. “Җылыту иң төп мәсьәлә”, - дип тәмамлады сүзен ТР Президенты.