Рөстәм Миңнеханов Төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чарасында катнашты

2013 елның 11 августы, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Төзүчеләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында катнашты.Тантана Сабантуй формасында Казанның Идел буе районындагы Каенлыкта узды. Кунак һәм катнашучыларны Сабантуйның гадәти капкасы каршы алды, ул бу юлы ике экскаватор чүмечләрен кара-каршы югары күтәргән рәвештә ясалган иде.  Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата баручы затлар төрле компанияләр тәкъдир ителгән күргәзмә белән танышты, шулар арасында ЮТК Казанский, Кощаково кирпеч заводы, поликарбонат җитештерү заводы,полиэтилен трубаларны җитештерүче «Техстрой» предприятиесе, «Аутомотив Гласс Альянс Рус» ЯАҖ һәм башка компанияләр бар иде.  

JCB Британия компаниясе җитештергән йөк төягеч экскаваторлар йөртүчеләр осталыкларын күрсәтте.  Йөк төягеч экскаваторлар  тамашасында бишенче серия машиналары катнашты. Гомумән Британия компаниясе техникасы Татарстан Республикасының мөһим төзү объектларында киң кулланыла.  

Республика муниципаль районнары оештырган иҗади мәйданчыкларны карап чыкканнан соң, вакыйга төзелеш өлкәсе хезмәткәрләре өчен Сабантуйның төп мәйданына күчте. Бәйрәм театральәштерелгән прологтан башланып китте, ул төзүчеләр профессиясенә багышланган иде. Бәйрәмдә тармакның ветераннарын сәламләделәр, Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган төзүчеләрен. Ветеран-төзүчеләрнең берсе яшь буынга, төзелеш техникумын тәмамлаучыларга һөнәр символы -  эшче көрәкчеген тапшырды.

Төзүчеләрне аларның профессиональ бәйрәме белән котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов республиканың төзү комплексы эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында әйтте. Соңгы биш ел дәвамында без бөтенебз бер бурыч - Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын югары дәрәҗәдә үткәрү максаты белән яшәдек, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, Уеннарга төзелгән барлык объектлар - сезнең казанышыгыз. Республиканың төзелеш комплексында  130 мең хезмәткәр бар, дип искә төшерде ТР Президенты, ә гаиләләрен дә санасаң - 500 мең кешедән артык,, һәм алар барысы да төзелеш тармагы белән бәйле. Төзелеш комплексының республиканың тулай региональ продуктның 14% тәшкил итә, шуның өчен дә сезгә зур рәхмәт, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге кебек Төзүчеләр көнен масштаблы уздыруны ул гадәти итәргә тәкъдим итте. 

Тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Фидакарь хезмәт өчен» медальләр тапшырылды, "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре",  "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" , "Татарстан Республикасының атказанган газ тармагы хезмәткәре" исемнәре белән бүләкләнделәр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Татарстан Республикасының төзелеш тармагына һәм Казандагы 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы объектларын төзүгә керткән зур өлешләре өчен Казан шәһәренең капиталь төзелеш һәм реконструкция Идарәсе, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллективына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Марат Хөснуллин бүген бәйрәмдә мөхтәрәм кунак булды, ул шулай ук төзүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Сез башкарып чыккан эш - батырлык ул, дип әйтте Марат Хөснуллин, мин Казандагы 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән об]ектларның сыйфатына, күләменә таң калдым. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бетмәс-төкәнмәс энергиясе аркасында республиканың төзелеш комплексы шундый зур күләмдә алып барыла һәм шундый югары дәрәҗәгә ирешә алган.

Ул бүген Мәскәүдәге төзелеш объектларында хезмәт итүче төзүчеләргә Мәскәү Хөкүмәте исеменнән бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм зур фейерверк белән тәмамланды.

Бәйрәм кунаклары алдында Салават Фәтхетдинов, "Мираж" төркеме һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International