Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аны ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата барды.
Рөстәм Миңнеханов вертолетта кырлар өстеннән очып узды, шуннан Чүпрәле районының халкы белән очрашты. Район башлыгы Александр Шадриков уңышка корылыктан бик зур зыян килгәне турында хәбәр итте, ә урып-җыю башланганнан бирле яңгырлар ява, бу да аграрийларның эшләре уңышлы тәмамлануга ярдәм итмәде. Шулай да хәзерге вакытта кырларда уңышны җыю эше бара.
Очрашу барышында район вәкилләре Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы продукциясе арасында иң уңышлы сатыла торганы сөт дип әйттеләр- аны Татарстанда гына түгел, ә күрше төбәкләр: Чувашия һәм Ульяновск өлкәсенә дә саталар.
Александра Шадриков сүзләренчә, Чүпрәле районының җитди проблемасы - су җитмәү. Быел явым-төшем аз булу сәбәпле бу тагын да каты сизелде.
"Районны су белән тәэмин итү стратегиясен билгеләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты, ул проблеманы хәл итүнең төрле юллары булуны ассызыклады. - Бу системалы проблема, һәм аны хәл итәргә кирәк. Без бу мәсьәләне өйрәнербез".
Район башлыгы Рөстәм Миңнехановка Чүпрәледә балалар иҗат йортын төзүне сорап мөрәҗәгать итте - Алексадр Шадриков сүзләренчә, бу мәдәният объекты бик кирәкле. Республика Президенты әлеге мәсьләне хәл итү ягын карауында ышандырды.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәр көнне утыртылган мәйданның 5 проценттан да ким булмаган күләмен җыярга теләде.