Рөстәм Миңнеханов Алексеевск, Спас, Әлки муниципаль районнарында эшлекле сәфәрдә

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә муниципаль районга эшлекле сәфәргә бара. Исегезгә төшерик, республика Президенты II халыкара яшьләр белем бирү форумы «Сәләт» (Алексеевск районы, Биләр авылы) эшендә катнашты.

Биләрдән Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы кырларын карарга юнәлде. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков озата бара.

Вертолетта очып Татарстан Президенты «ВЗП Билярск», «ВЗП Южно-Алексеевский филиал» ЯАҖ, «Ясная Поляна» ҖЧҖ, «Алга» колхозы кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларын карап чыкты.

Войкино авылы янында Рөстәм Миңнехановның Алексеевск районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрауы узды. Оператив мәгълүмат буенча, урып-җыю эшләре барышында 2013 елның 15 нче августына Алексеевск районында уңыш мәйданнарының 71 % суктырылган, район буенча уртача уңыш гектарыннан 18,1 га тәшкил итә.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм муниципаль районнар башлыклары белән бергә Спас һәм Әлки районнары кырларын караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International