Бүген Россия Хөкүмәте ил күләмендә халык контроле системасын электрон формада яңартырга алынды. Федераль дәрәҗәдә бу системаны кулланылышка кертү буенча җаваплылык үзәге итеп РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы билгеләнгән.
Татарстан исә бу эшкә бераз алданрак керешеп, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасын узган елның апрелендә эшләтеп җибәргән иде. Гражданнарны дәүләт органнары эшчәнлеген, төбәктә яшәү сыйфатын һ.б. бәяләүгә күпләп җәлеп итүгә исәпләнгән әлеге интерактив система социаль челтәрләр функциясенә ия. Шушы елдан артык вакыт эчендә республикада “Халык контроле”нә гражданнардан 10 меңнән артык мөрәҗәгать алынган, аларга 100 меңнән артык кеше теләктәшлек белдергән.
Роман Шәйхетдинов системага кертелгән дүрт төп үзгәрешнең аның эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә йөз тотуын искәртте.
Үзгәрешләрнең берсе “Халык контроле” системасына алынган заявкаларны карау вакытының кыскаруы белән бәйле.Ул 30 эш көненнән 10 эш көненә кадәр кыскартыла. Торак-коммуналь хезмәтләр категориясенә караган заявкаларны карау вакыты 3 эш көненә кадәр кыскартылачак. Роман Шәйхетдинов аңлатканча, торак-коммуналь хуҗалыгы халыкны аеруча борчый торган тема.
Моннан тыш, системага алынган заявкаларны карау вакытын берничә тапкыр озайту мөмкинлегенә чикләү кертелә. “Һәр категория буенча заявканы карауны элек башкаручы беркадәр вакытка озайта ала иде. Хәзер андый мөмкинлек юк, тиешле карар чыгарырга кирәк булачак”, - ди министр. Мәсәлән, “Халык контроле” системасына мөрәҗәгать иткән гражданнарны заявкаларының “Планлаштырылган” дигән статуска куелуы еш кына борчый икән. Шундый очрак та булган: бер заявканың “Планлаштырылган” дигән статусы биш тапкыр озайтылып, мөрәҗәгать итү вакытыннан соң ярты ел узгач кына ул хәл ителгән. Хәзер исә “Планлаштырылган” дигән статуслы заявканы үтәүнең контроль вакыты бер тапкыр гына билгеләнә ала. Министр белдергәнчә, “Халык контроле” системасы белән Ведомствоара электрон документ әйләнеше системасының интеграциясе дә заявкаларны чишү буенча җаваплы затларның нәтиҗәлелеген күтәрергә тиеш.
Системада торак-коммуналь хуҗалык дигән яңа категория барлыкка килгән. “Халык контроле”ндәге бу сервиста тәҗрибә рәвешендә башта Казанның 14 эре идарә компаниясе катнашачак”, -дип хәбәр итте элемтә министры. Ел азагында шушы 14 компаниянең рейтингы эшләнәчәк. Рейтинг нәтиҗәләренә карап, кайсыдыр йортлар үзләренең начар эшләүче идарә компаниясен әйбәт эшләүчегә алмаштыру мөмкинлегенә дә ия. Бу 14 идарә компаниясе арасында конкурс уздырылып, иң яхшылары һәм начар эшләүчеләре билгеләнәчәк. “Торак-коммуналь хезмәтләрне ачык бәяләү өчен вакыт җитте”, -дип ассызыклый министр. Ул киләчәктә системада башка муниципаль берәмлекләрдә эшләүче идарә компанияләре дә эшләячәген хәбәр итте.
Сүз уңаеннан, “Халык контроле”нең торак-коммуналь хуҗалык категориясендә йортларның, инженерлык челтәрләренең торышы, подъездларны карап тоту, гамәлдәге ремонт ясау, торак-коммуналь хезмәтләрнең торышы һ.б бәйле заявкалар каралачак.
“Халык контроле”нә кертелгән үзгәрешләрнең дүртенчесе һәм иң зурысы - республикада бу системаның кураторын булдырудан гыйбарәт. Әлеге вазифага ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская билгеләнгән. “Халык контроленә мөрәҗәгәть итүчеләр теге яки бу хокукларының кысылуын яки тиешенчә үтәлмәвен искәртә. Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең системага алынган заявкаларны тагын да активрак һәм нәтилҗәлерәк карауга җәмәгатьчелекне, башкарма хакимият органнарын, муниципаль хезмәткәрләрне, прокуратура органнарын җәлеп итү өчен законнар белән беркетелгән инструментлары бар. “Халык контроле”н аның интерактивлыгы һәм гражданнар өчен нәтиҗәле булуы яшәтә”, - дип ассызыклады Роман Шәйхетдинов.