Бүген Иннополис IT-шәһәр төзү мәйданчыгында газ үткәргечен эксплуатауциягә кертүнең беренче этабы узды.
Булачак шәһәргә наз кертүне символлаштырган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнаштылар.
Бүген газ үткәргеченең беречне этабы гамәлгә кертелде. Беренче участокның озынлыгы 3,3 км, ә барлыгы 4 этап кысаларында 9 километр газ үткәргече төзергә планлаштырыла. Беренче этап төзелешенең бәясе 63,1 млн сум тәшкил итте. Монна тыш, бүгенге көнгә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ эрерәк магистраль газ үткәргече өчен автоматлаштырылган газ бүлү станциясен төзү һәм проект эшләрен финанслауны тәэмин иткән. Бу 46,2 км озынлыктагы үткәргеч Ураспуги авылыннан Иннополиска кадәр уздырылачак, магистраль газ үткәргеченең көче елына 1 млрд кубометр газ тәшкил итәчәк.
“Күптән түгел бездә IT-шәһәр төзергә дигән хыял туды, - дип искә төшерде тантанадагы чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Күбесе аны абсурд дип тә атадылар, әмма бу алай түгел. Күптән түгел без нигезенә беренче ташны салдык, ә бүген инде бирегә газ челтәре үткәрелгән”.
Татарстан Республикасы Президенты «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генеарль директоры Рәфкать Кантюковка башкарылган эшләр өчен, ә «Газпром» ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллерга проектны хуплаганы өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов аерым җәмгыятьнең коллективына да игътибар итте, Татарстан Президенты сүзләренчә, газчыларның бердәм эше аркасында, республика өзлексез газ белән тәэмин ителгән.
РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров үз чыгышында Иннополис мәйданчыгында төзелешнең югары темпларын билгеләп үтте. “Бары бер ел гына узса да, без биредә һәр шәһәрнең мөһим атрибутын күрәбез, - дип белдерде Н.Никифоров. – Без әлеге инфраструктур проект үсешенең масштаблы планнарын күрәбез, ә шәһәр үзе 2014 ел ахырында- 2015 ел башында үзенең беренче яшәүчеләрен каршы алырга әзерләнә”.
Николай Никифоров газчыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Хәзер инде төзелеш туктамыйча дәвам итә ала, кыш куркыныч түгел, без барысы да вакытында тәмамланачагына ышанабыз”, - дип әйтте министр.
Тантана ахырында Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров һәм Рәфкать Кантюков яңа газ үткәргечен эшләтеп җибәрүне символлаштырган ут кабыздылар.