Рөстәм Миңнеханов Рәшид Нургалиевка Татарстан Республикасының "Фидәкарь хезмәте өчен" медален тапшырды

2013 елның 23 августы, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре урынбасары, армия генералы Рәшид Нургалиев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Рәшид Нургалиевка Татарстан Республикасының "Фидәкарь хезмәте өчен" медален тапшырды. Рәшид Нургалиевны Казандагы 2013 елгы 27нче Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аны уздыру чорында иҗтимагый иминлекне тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International