Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында кадрлар үзгәрешенә кагылышлы Указларны имзалады

2013 елның 23 августы, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарындагы кадрлар үзгәрешенә кагылышлы Указларны имзалады.

2013 елның 23 август УП-823 нче Татарстан Республикасы Указы белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе итеп Әсгать Сәфәров билгеләнде. 2013 елның 23 август УП-822 нче номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы Юрий Камалтынов Президентның кандидатурасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештерелгәнчегә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. 

Кадрларда үзгәрешләр кадрларның ротациясе кысаларында дәүләт чиновникларны горизонталь рәвештә бер урыннан икенче урынга күчү зарурлыгы аркасында башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International