Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча җитәкчесе Артем Хохоринга һәм РФ Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Александр Антоновка “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденнарын тапшырды.
Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм уздыру вакытында җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итүдәге зур өлешләре өчен алар бу орденнарга лаеклы булдылар.