Казанда Универсиаданың транспорт белән тәэмин ителешенә нәтиҗә ясадылар
2013 елның 24 августы, шимбә
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада чорында транспорт белән тәэмин итүгә нәтиҗә ясауга багышланган киңәйтелгән утырышы узды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов катнашты.
ТР Хөкүмәт башлыгы, Универсиадага 36 яңа спорт корылмалары төзелүен һәм шуларның күбесе Европада иң яхшылар, дип танылуын искә төшерде. Россия транспорт министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, транспорт инфраструктурасында яңа объектлар төзүдә зур эш башкарылды. “Казан бүтән масштабтагы шәһәргә әверелде, яңарды”,-дип саный Илдар Халиков.
Универсиадага әзерлек кысаларында транспорт инфраструктурасының 64 объекты төзелде һәм файдалануга тапшырылды, моның өчен 83,4 млрд сум бирелгән, шул исәптән 12се-федераль бюджеттан. Шул сәбәпле Илдар Халиков Россия Транспорт министрлыгына һәм шәхсән Максим Соколовка рәхмәт белдерде.
Шул ук вакытта, хәл ителмичә калган проблемалар бар, дип ассызыклады Илдар Халиков. Аерым алганда, ул елга транспортында пассажирларны йөртү мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрыгына бу хәлне үзгәртү өчен чаралар үткәрү, тиешле программа эшләү һәм Россия Транспорт министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк,-диде Татарстан Премьер-министры.
Илдар Халиков сүзләренчә, Универсиадада катнашучыларны һәм кунакларны транспорт белән тәэмин итү эше Россия Президенты һәм чит ил хезмәттәшләренең югары бәясен алды.
Илдар Халиков транспорт өлкәсендәге хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы бүләкләрен, ә Россия транспорт министры Максим Соколовка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренчә, республика җитәкчелеге Казанны 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләү кысаларында Казан транспорт инфраструктурасының 18 объектын яңарту һәм төзүне тәкъдим итә.
Россия транспорт министры Максим Соколов коллегия утырышында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Казанда Универсиаданы югары дәрәҗәдә уздыру Сочида Олимпия уеннарын уңышлы үткәрүгә ышаныч бирә, дип белдерде ул.
“Универсиадага әзерлек һәм уздыруда мондый нәтиҗәгә бары тик команда белән эшләп кенә ирешеп була. Республика һәм федераль дәрәҗәдәге транспортчылар “бишле”гә эшләде,-дип саный Максим Соколов.
М.Соколов Татарстан җитәкчелегенә транспортчылар алдында торган бурычларны нәтиҗәле хәл итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Транспорт министрлыгы бүләкләрен тапшырды.