Илдар Халиков РФ Федераль иминлек хезмәтенең Самара һәм Саратов өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы белән очрашты
2013 елның 26 августы, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федераль иминлек хезмәтенең Самара һәм Саратов өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы Сергей Митюшин белән очрашты.
С. Митюшин үзенең хәзерге урынына 2013 елның 11 июлендә билгеләнгән иде, һәм яңа вазыйфасында беренче булып Татарстанга килде.
Бүгенге очрашу барышында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков белән ТР территориясендә чик буе күзәтү пунктлары эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре, шулай ук Татарстан җитәкчелегенең Россия Федераль иминлек хезмәтенең Самара һәм Саратов өлкәләре буенча чик буе идарәсе белән киләчәктәге хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.