Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсенең кайбер сәнәгать мәйданчыкларында булды

2013 елның 26 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсенең кайбер сәнәгать мәйданчыкларында булды, анда ул ике көнлек эш визиты белән барган иде (2013 елның 25-26 августы).

Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов белән бергә караган объектларның беренчесе – шәһәренең 14 нче торак микрорайоны. Монда 1 һәм 2 бүлмәле фатирлы панель йортлар төзелә, аларның ремонт эшләре беткән. Асылда аларны яшь гаиләләр, социаль өлкә хезмәткәрләре сатып ала. 2013 елдан башлап Волгоград өлкәсендә яңа программа гамәлгә ашырыла, аның кысаларында ипотека кредитлары буенча рефинанслау ставкасының өчтән икесе дәүләт бюджеты исәбеннән компенсацмияләнә, аның өчен бюджетка 100 млн. сум салынган.

Рөстәм Миңнеханов фатирларны карап чыкты, төзелеш алып баручы компания (“Флагман” ЯАҖ) вәкиленнән 1 кв. метрның бәясе, инженерлык челтәрләренә тоташу мөмкинлеге, төзелеш өчен җирләр хакы белән кызыксынды.

Аннан соңгы объект Волжск торба заводы (ВТЗ) булды. Предприятие нефть-газ, химия, нефть химиясе, машина төзелеше, җылылык энергетикасы тармаклары өчен җөйсез торбалар, магистраль газ үткәргечләр һәм нефть үткәргечләр төзү өчен электр белән эретеп ябыштыруның спираль рәвешендәге һәм туры җөйле торбалар җитештерә. “Волжск торба заводы” ААҖнең продукциясен Татарстанда төп кулланучылар – “Татнефть” ААҖ һәм “КАМАЗ” ААҖ. Моннан тыш, Волжск торбалары “Татэнерго”, “АЛНАС” предприятиеләренә, “Нефтеавтоматика” Бөгелмә заводына, “Казан вертолет заводы” ААҖгә, Казан электромеханика заводына, Кама моторлар төзелеше заводына һәм башкаларга китерелә.

Рөстәм Миңнеханов ВТЗда торбаларны электр белән эретеп ябыштыру цехында булды, анда аңа җөй ябыштыру җайланмасын, валик белән формалау машинасын, торбаларны кисеп төшерү җайланмасын һәм торбаларны киңәйткечне күрсәттеләр. Карау тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Президенты гадәт буенча торбаларның берсенә: “Барыгызга да уңышлар! “ дигән язу калдырды.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм аны озата баручы затлар “Газпром Химволокно” ААҖдә булдылар. 2013 елның гыйнварында монда сеңдерелгән полиамид һәм полиэфир корд тукымалар җитештерү эшләтеп җибәрелде.

Чираттагы объект – «РусГидро» ААҖ филиалы - «Волжск ГЭСы».

Рөстәм Миңнеханов машина залында булды, анда ул предприятие эшчәнлеге белән танышты. Ул гидроэлектростанцияне модернизацияләү мәсьәләләре һәм аның үсеш перспективалары белән кызыксынды.

Волжск ГЭСы территориясендә тагын балык үрчетү комплексы белән шөгыльләнде. Рөстәм Миңнеханов мәрсин балыклары (мәрсин, севрюга, кырпы, бестер) үрчетү участогы эше белән танышты .

Соңгы объект Волгоград бораулау техникасы заводы (ВЗБТ) булды, предприятие бораулау җайланмалары һәм чыгарып ташлауларга каршы җайланмалар җитештерә.

Монда үз конструкторлык бюросы, технологик хезмәт, сервис хезмәте эшли, бораулау җайланмаларын сынау өчен махсус полигон бар.

ВЗБТның бораулау җайланмалары Татарстанның, Башкортостанның, Урта һәм Түбән Идел буеның, Көнбатыш Себернең барлык эре нефть һәм газ ятмаларында кулланыла.

ВЗБТ продукциясенә Татарстанда төп заказ бирүче “Татнефть” ААҖ. Предприятиеләр 30 елдан бирле бергәләп хезмәт итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International