Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә нәтиҗә ясап Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников Татарстан Республикасы җитәкчелегенең студентлар Уеннарын оештыруда һәм иминлек тәэмин итүдә югары нәтиҗәгә ирешүен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ФКХ директоры боерыгы белән “Хәрби бергәлек өчен” медале белән бүләкләнде.
Россия ФКХ директоры боерыгы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров “Россия ФКХ белән хезмәттәшлек өчен” медальләре белән бүләкләнде.