Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан муниципаль берәмлекләре арасындагы смотр-бәйгедә җиңүчеләргә 100 автомобиль тапшырылды
2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
Бүген муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-бәйгенең җиңүчеләренә Татарстан парламенты бинасы каршындагы мәйданда 100 “Нива” автомобиле тапшырылды. Тантаналы чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Юрий Камалтынов, ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашында узды.
Муниципаль берәмлекләр, шул исәптән муниципаль районнар, авыл җирлекләре, шәһәр округлары, алардагы муниципаль учреждениеләр арасында әлеге смотр-бәйге республикада 2011 елдан бирле үткәрелә. Аны уздыру турындагы карар ТР Муниципаль берәмлекләре советының Президиум утырышында кабул ителгән иде. Бәйгенең максаты җирле үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлеген күтәрүдән гыйбарәт.
Быелгы смотр-бәйгегә муниципалитетлардан барлыгы 189 заявка алынган булган. Аларны бәяләгәндә муниципаль берәмлекләрнең үз керемнәренең үсеш темплары, халкының динамикасы, җан башына туры китереп сафка бастырылган торак мәйданы, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программаларын гамәлгә ашыруның торышы, җирлектә бер кешегә туры килгән сәүдә мәйданы, авыл җирлекләрендә мөгезле эре терлек саны, гражданнарның үзмәшгульлеген тәэмин итүгә булышлык итү, уздырылган социаль-мәдәни, спорт чараларының саны һ.б. критерийлар үзәккә куелган. Шәһәр округларын бәяләгәндә муниципаль учреждениеләрнең эшчәнлек күрсәткечләре дә исәпкә алынган. Нәтиҗәдә оештыру комитеты 86 муниципаль берәмлекне (нигездә, авыл җирлекләре) һәм Казан белән Чаллыдагы 14 муниципаль учреждениене җиңүче дип тапкан. Җиңүче муниципалитетлар башлыкларына дипломнар һәм “Нива” автомобильләре ачкычларын Рөстәм Миңнеханов белән Минсәгыйть Шакиров тапшырды.
Татарстан Президенты Республика көне алдыннан муниципаль берәмлекләрнең, аеруча, авыл җирлекләре дәрәҗәсендәге муниципалитетларның эшчәнлеген бәяләүнең матур традициягә әйләнүен билгеләп үтте. Президент ассызыклаганча, Татарстанда соңгы өч ел эчендә муниципалитетларның транспорт проблемасын чишү өчен 618 автомобиль тапшырылган. Бүген моңа тагын 100 автомобиль өстәлде.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында муниципалитетларның дәүләтнең нигезе булуын билгеләп үтте. “Авыл җирлекләре хакимият белән халык бер мәйданда яши торган урын. Шуңа да анда җитешсезлекләр, проблемалар да, казанышлар да ачык күренә. Илебез сезнең кебек урыннарда хакимиятнең булуын тәэмин итүче, эшен оештыручы кешеләргә нигезләнә”, - дип мөрәҗәгать итте ул җирле үзидарә органнары башлыкларына. Президент җирлекләрдә гамәлгә ашырылучы чиста су белән тәэмин итү, юллар сузу, клублар, ФАПлар төзү һ.б. программаларның халыкның ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә хезмәт итүен ассызыклап, аларның алга таба да дәвам итәчәген белдерде. Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарәләрне җиңүләре һәм Республика көне белән котлап, уртак эшчәнлектә уңышлар теләде.
ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җиңүчеләрне тәбрикләп, Татарстанның җирле үзидарәләрне үстерү буенча илдә лидер төбәкләрнең берсе булуын ассызыклады. Ул җирле үзидарәләрне үстерү буенча республика җитәкчелеге тарафыннан күрелә торган чараларга тукталды. Аерым алганда, авыл җирлекләре башлыкларының хезмәт хакларын күтәрү, лаеклы пенсия белән тәэмин итү чараларына тукталып үтте. Муниципалитетларга төрле грантларда катнашу мөмкинлеге тудырылуын искәртте.
Минсәгыйть Шакиров бүгенге тантанада тагын бер күңелле яңалык җиткерде: ТР Президенты авыл җирлекләренә һәрберсе 1 млн сумлык булган 104 республика гранты бүлү турында карар иткән.
ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Президентка, Хөкүмәткә, Дәүләт Советына җирле үзидарәләргә ярдәмнәре өчен барлык муниципалитетлар исеменнән зур рәхмәт белдерде. “Боларның барысы да җирле үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен эшләнә. Ул үз чиратында халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәчәк”,-дип ассызыклады Минсәгыйть Шакиров.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз