Алексей Песошин: Татарстанда ел саен технологик модернизациягә 1,8 млрд сум бүлеп бирелә

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда ел саен техник һәм технологик модернизациягә республика бюджетыннан 1,8 млрд сум бүлеп бирелә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Казан Экспо»да «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында хәбәр итте.

"Җитештерүне технологик тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. 2012 елдан авыл хуҗалыгы җитештерүен техник һәм технологик модернизацияләү, чыгымнарны субсидияләү республика программасы гамәлгә ашырыла», — диде Алексей Песошин.

Гамәлдәге программа буенча 60 млрд сумга 28 мең берәмлек техника сатып алынган. Узган ел 3 мең берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы яңартылган, шул исәптән «Росагролизинг»ның ташламалы программалары буенча — 763 авыл хуҗалыгы машинасы, дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин сүзләренчә, узган ел йөз гектар чәчүлекләргә энергия белән тәэмин ителеш 178 ат көченә кадәр арткан. "Без аны быел да арттырырга уйлыйбыз", - дип ышандырды ул.

Техника паркын яңарту өчен республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ел саен ким дигәндә 250 трактор һәм 135 комбайн сатып алырга кирәк, дип белдерде спикер.

"Газ-мотор ягулыгына күчү җитештерү чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә",- дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры. Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре хәзерге вакытта газ-мотор ягулыгында 630 берәмлек техника файдалана.

Алексей Песошин авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләрнең 2 меңгә якын төрен илебез җитештерүчеләре, шул исәптән Татарстан җитештерүчеләре дә чыгара, дип билгеләп үтте. Ватан детальләренә бәяләр импорт детальләренә караганда уртача ике тапкыр түбәнрәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ил селекциясе өлешен арттыру бурычы куелуын өстәде. Шул максаттан Татарстанда 50 орлыкчылык хуҗалыгы һәм дүрт орлык заводы эшли. Бу эшкә фәнни үзәкләр дә җәлеп ителгән. "Соңгы биш елда Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре тарафыннан 27 сорт чыгарылган, 10 культура буенча беренчел орлыкчылык алып барыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Утырыш Бөтенроссия кыр көне кысаларында уза. Анда катнашучыларны РФ Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин сәламләде. Ул ассызыклаганча, РФ Президенты Владимир Путин куйган бурыч технологик суверенитетка ирешү буенча актуальлеген саклый.

Комиссия рәисе, Алтай крае Губернаторы Виктор Томенко Татарстанга "мондый кунакчыл мәйданчыкта чара уздыру мөмкинлеге өчен" рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International