Реконструкциядән соң бүген Казанда ачылган "Лада" яшүсмерләр клубында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аның белән бергә клубка Казан мэры Илсур Метшин да килгән иде.
"Лада" яшүсмерләр клубы Татарстан Республикасы башкаласының Яңа Савиниво районында урнашкан. 2011 елда клуб авария хәлендә булуы аркасында ябылган иде, аннары ул бары тик хоккей секциясе буларак кына эшләп килде. 2012 ел азагында якын-тирәдә яшәүче кешеләр үтенече буенча шәһәр җитәкчелеге клубны торгызу турында карар кабул итте.
Муниципалитет,идарәче компания һәм иганәче предприятиеләр катнашында клубка капиталь ремонт ясалды, ишегалды территориясе төзекләндерелде. Ә Татарстан Республикасы җитәкчелеге спорт мәйданчыкларын – волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары белән бергә корылган хоккей тартмасын җиһазлауга, футбол мәйданына ясалма газон җәюгә акча бүлеп бирде, турниклар республика программасы кысаларында куелган. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән бөтен республика буйлап быел 100 шундый спорт мәйданчыгы куелырга тиеш.
Бүген"Лада" яшүсмерләр клубына йөрүчеләр дә шөгыльләнәчәк яңа спорт мәйданчыгында яшь спортчылар өчен УНИКС баскетболисты Никита Корбанов һәм "Рубин" футболисты Роман Шаронов мастер-класслар үткәрделәр. Татарстан Республикасы Президенты турникта үз күнекмәләрен күрсәтүче урам гимнастикалары чыгышларын карады, футбол, баскетбол, волейбол командалары белән аралашты һәм яшь уенчылар белән фотога төште.
"Лада" яшүсмерләр клубында Татарстан Республикасы Президентына карате һәм хореография секцияләре дә үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Хәзерге вакытта башкалада 66 яшүсмерләр клубы эшли икән, аларга 16 мең бала һәм яшүсмер йөри. Муниципалитет уртача бер балага елына 4,5 мең сум акча тота.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов “Лада”га йөрүче һәм "стрит-арт" белән мавыгучы бер бала рәсем төшергән диварда язу калдырды – “Уңышлар!”