Татарстан Президенты Россия Урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы белән очрашты
2013 елның 30 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федарациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы ВладимирЛебедев белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе по экономическим вопросам Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
Владимир Лебедев Татарстанга республиканың Саба районында яңа агач эшкәртү заводын ачу тантанасында катнашу өчен килгән. Бүген Татарстан Республикасы Президенты белән очрашу барышында Россия Урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы республикада урман хуҗалыгы үсеше дәрәҗәсен югары бәяләде һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең бу өлкәгә аерым игътибар бирүен билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.