Рөстәм Миңнеханов Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды

2013 елның 30 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреатларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләү гадәттәгечә Республика көнендә Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин катнашты.

Бүгенге тантанадагы кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты аларны Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлады. "55 ел буена Тукай премиясен 193 лауреат алган инде – бу иң лаеклы кешеләр, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Һәм минем өчен бүген бу бүләкләрне тапшыру зур мәртәбә".

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөхтәрәм кунаклар белән бергә, Рөстәм Миңнеханов Тукай исемендәге премияне 2013 ел лауреатларына тапшырды.

2013 елда халык рәссамы Ильяс Айдаровка премия 2005 елдан алып 2012 елга кадәр Габдулла Тукайга багышлап ясалган сәнгать әсәрләре циклы һәм Уральск, Казан шәһәрләренең шагыйрь музейларындагы тематик күргәзмәләре өчен бирелде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Нәбирә Бикчурова (Гыйматдинова) “Мәхәбәттә гөнаһ бар”, “Синдә минем хакым бар” китаплары һәм “Хатыннар сагышы” әсәре өчен олы бүләккә лаек булды.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Алсу Гайнуллина Галиасгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тудырган “Кара чикмән” спектаклендәге Буретта, “Курчак туе” спектаклендәге Наташа, “41 нче ел хатыннары” спектаклендәге Гайшә образлары өчен Тукай премиясе иясе булды. 

Татарстанның Халык рәссамы София Кузьминых премияне Габдулла Тукайга багышлап күн мозаикасы техникасында ясалган сәнгать әсәрләре өчен алды.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Шамил Тимербулатов ”Җиңүнең хатын-кыз йөзе” - “Женский лик Победы” Бишенче симфониясе өчен лауреат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International