Әлмәттә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге инновацион мәктәп яңа уку елына төзелгән. Бүген аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында әлеге мәктәпне республикада иң матур һәм иң зур дип атады. Аның сүзләренчә, ул нефтьчеләр ярдәмендә төзелгән. Ул билгеләп үткәнчә, республикада, балалар иң яхшы шартларда укысыннар һәм конкурентлы белем алсыннар өчен, күп эш башкарыла. Татарстанда гамәлдә булган мәгариф өлкәсендәге дәүләт программалары инде нәтиҗәләр бирә: Татарстан укучылары олимпидаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.
“Безнең балалар укымышлы гына түгел, ә сәламәт тә булырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм мәктәпкә 2 хоккей формасы комплекты белән хоккей комплексына сертификат тапшырды.
Соңыннан Президент мәктәпне булдыруда катнашучыларга бүләкләр тапшырды. “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов хәбәр иткәнчә, яңа мәктәптә, яхшы белем алу һәм сәламәтлекне ныгыту өчен, барлык шартлар булдырылган.
Нефть компаниясе беренче сыйныфка баручыларга бүләкләр әзерләгән: букчалар, китаплар һәм уенчыклар.
Әлмәт башлыгы Мәҗит Салихов сүзләренчә, ТРда мәктәпнең анлогы юк. Ул республика җитәкчелегенә һәм “Татнефть” ААҖнә рәхмәтен белдерде: мәктәп кыска вакыт эчендә төзелгән һәм заманча җиһазландырылган.
16 мең кв.метр мәйданлы 25 нче номерлы мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Анда 51 белем алу классы, хореография, актлар заллары һәм 2 спорт залы, бассейн, медицина блогы бар.
Яшьлек микрорайонында әлеге мәктәп төзелеше “Татнефть” ААҖнең ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына өстәмә кертемнәре хисабына финансланган. Ул 727,5 млн. сумга төзелгән.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркында булды. Монда Геройлар аллеясында ТР Президенты, шулай ук Фәрит Хәйруллин, Шәфәгать Тәхаутдинов һәм Мәҗит Салихов СССР нефть сәнәгатенең 1 нче халык комиссары Николай Байбаковның бюстына чәчәкләр куйдылар. Байбаков нефть, газ чыгарыла торган Идел буе һәм Урал төбәкләренең, шул исәптән, Татарстан ятмаларын үзләштерү эшен оештыруда алдынгы роль башкарган.
Парк 16 га мәйданны алып тора. Монда 28 аттракцион, спорт мәйданчыклары, сәүдә рәтләре, балалар кафесы һәм зоопарк бар.
2010 нчы елда паркта “Татнефть” акчаларына ут һәм музыка белән эшли торган фонтаннар ачылган.
Ел саен паркта булачак мәдәни чаралар планы “Татнефть” ААҖ җитәкчелеге һәм шәһәр хакимияте тарафыннан раслана.