Бүген Әлмәттә Татарстан нефтенең 70 еллыгына һәм шәһәрнең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза.
Аларда катнашу өчен, Әлмәткә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары килде.
Шәһәр мәйданы янындагы территориядә чатырлар урнаштырылган, анда “Татнефть” төркеме предприятиеләре бүлекләре тәкъдим ителгән. Республика Президенты аларның берничәсендә булды һәм нефть компаниясенең казанышлары белән танышты.
Мәйданда күпсанлы тамашачыларга: нефтьчеләргә һәм нефть сәнәгате ветераннарына, төбәк халкына – Татарстанның нефть тармагы тарихының төп этаплары турында сөйли торган сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Монда ветеран-нефтьчеләрне бүләкләү булды.
“Татнефть”, “ТАНЕКО”, “Нижнекамскшина”, “Прайс-Даймлер Татнефть-Алабуга Стекловолокно” предприятиеләре вәкилләренең парады бәйрәмнең истәлекле мизгелләренең берсе булды.
Бәйрәмдә катнашучылар алдыннан нефть эшчәнлегенең төрле юнәлешләренә караган җитештерү процессларын тәкъдим итә торган техника үтте.
Рөстәм Миңнеханов җыелганнары искиткеч юбилей белән котлады. “Татарстанның зур нефте башланган сугыш чорының бик авыр шартларын күз алдына китерүе кыен, - диде ул. – Бу хезмәт батырлыгы иде”.
Аның сүзләренчә, Баулы, соңыннан Ромашкино нефть ятмаларын ачу республиканы берничә унъеллыкка илнең төп нефть үзәгенә әйләндерде, ә зур нефть төбәкнең кыяфәтен үзгәртте, аның үсешенә этәргеч бирде.
“Дөнья тарихы шундый кыска вакыт эчендә кечкенә территориядә 3 млрд. т нефть чыгарылу кебек мисалны белми”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Татарстан нефтьчеләренең Көнбатыш Себердә, илнең башка төбәкләрендә һәм чит илдә нефть ятмаларын үзләштерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, нефть тармагы республика символы, аның иминлеге нигезе булган.
Бу эштә “Татнефть” ААҖ төп рольне башкара. Аның югары интеллектуаль потенциалы нефть ятмаларын эшкәртүнең соңгы стадиясендә нефть чыгаруны стабильләштерергә һәм үстерергә мөмкинлек биргән. Ул югары нәтиҗәле һәм социаль-җаваплы бизнесның үрнәген күрсәтә, диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, компания зур тарихка гына түгел, ә зур киләчәккә дә ия, Татарстанның җир ятмаларында 1 млрд. т артык традицион һәм 7 млрд. т кадәр югары үзле нефть бар.
Инновацион технологияләр “Татнефть” ААҖнә нефть чыгаруны стабильләштерү һәм күләмен арттыру буенча мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә. Бүген компания елына 26 млн. т артык нефть һәм 840 млн. куб.м артык газ чыгара. Бу хакта үз чыгышында “Татнефть” генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов хәбәр итте. Моннан тыш, нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм нефть продуктларын сату эше актив үсә.
«ТАНЕКО» проекты мөһим проект булып кала бирә. Бүген Түбән Камада әлеге нефть эшкәртү заводында гидрокрекинг һәм майлар җитештерү буенча куәтләр булдырыла.
Компания шулай ук үзенең киләчәген битумлы ятмаларны эшкәртү белән бәйли, дип билгеләде Шәфәгать Тәхаутдинов. Бүген әлеге чимал тәүлегенә 500 т кадәр чыгарыла.
“Татнефть” ААҖнә нәтиҗәле эшчәнлек күпмедер акчаларны медицинада, мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта һәм торак төзелешендә социаль һәм экологик программаларны тормышка ашыруга юнәлдерергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итте генераль директор.
Социаль ипотека программасында иң актив катнашучы буларак компания республикада 1 млн. кв.м артык торак төзелешен финанслаган, шул исәптән, 500 мең кв.м – 8 мең нефтьче гаиләсе өчен.
“Нефть төбәкнең иминлегенә хезмәт итә, һәм әлмәтлеләр өчен шәһәр юбилее нефть тармагы тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән”, - диде Әлмәт башлыгы Мәҗит Салихов.
Бәйрәм ипподромда ат-спорт ярышлары һәм Россия, Татарстанның танылган артистлары катнашында концерт белән дәвам итәчәк.