Татарстан Президенты Казанда яңа мәктәптә булды

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казан шәһәренең 35 нче гомуми белем мәктәбе укучылар өчен беренче мәртәбә үзенең ишекләрен ачты. Уку елы башлану уңаеннан уздырылган тантаналы линейкада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Шулай ук әлеге тантанада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "Ак Барс Банк" ААҖ Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин катнашты.

35 нче яңа мәктәп Кояшлы шәһәрчек микрорайонында "Ак Барс девелопмент" төзелеш алып баручы компаниясе ярдәме белән төзелде. Мәктәп 1000 укучыга исәпләнгән, бүген аңа 600 бала килгән, алар бу уку елында бер сменада укыячак. Мәктәп аэрокосмик технологияләр буенча специальләшә – балалар өчен тиешле техник түгәрәкләр һәм секцияләр оештырылачак.

Тантаналы линейкада чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада яңа уку елына 8 яңа мәктәп, 4 яңа балалар бакчасы ачылган, 167 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. "Бүген республика тулысынча яңа уку елына әзер, һәм безгә бу яңа мәктәпне ачу тантанасында булу бик күңелле", - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Ул “Кояшлы шәһәрчек” микрорайонын төзүче һәм мәктәп төзелешендә катнашучы "Ак Барс Банк" төркеменә рәхмәт белдерде.  

Рөстәм Миңнеханов спорт инвентарьләрен сатып алуга мәктәп директорына сертификат тапшырды, тантананың иң күңелле минутлары укучылар кулындагы кыңгырау чыңлавы булды. Шуннан соң мөхтәрәм кунаклар яңа мәктәпне карап чыктылар. 

Рөстәм Миңнеханов төрле кабинетларга кереп чыкты, укучылар белән аралашты. Китапханәдә Татарстан Президентына физик һәм химик тәҗрибәләр, шулай техник түгәрәкләр җайланмаларын күрсәттеләр. "Балаларда техник күнекмәләр үстерергә кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул спорт залны карап чыкты, бина белән янәшә мәйданчыкта Татарстан Президентына авиа модельләштерү секциясенең радио белән идарә ителә торган очкычларын күрсәттеләр. 

Тантана тәмамланганнан соң журналистларга биргән интервьюсында Рөстәм Миңнеханов 35 нче мәктәптә күргәннәреннән үзендә тирән хис калуын әйтте. "Монда уку-укытуның заманча технологияләре кулланыла, җитди техник түгәрәкләр бар, спорт түгәрәге дә бар, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. – Без балаларны уйларга өйрәтергә тиеш, һәм яңа технологияләр моңа ярдәм итә".

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, заманча мәктәп уңайлы гына түгел, инновацион да булырга тиеш. "Без балаларыбызны заманча технологияләр таләпләре нигезендә тәрбияләргә тиеш. IT-фәннәр, математика, физика, химия укытырга тиеш. Без монда күргәннәр – хыялларыбызның тормышка ашуы", - дип белдерде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International