Рөстәм Миңнеханов: Элеккеге нефть төбәкләре шактый зур потенциалга ия

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан нефтьчеләренең тәҗрибәсе, нефть ятмаларын үзләштерүгә фәнни нигезләнгән ысул белән якын килгәндә, элеккеге нефть төбәкләренең шактый зур нефть чыгару потенциалына ия булуын күрсәтә. Бу хакта бүген Казанда ачылган “Соңгы стадиядә нефть ятмаларын үзләштерүнең нәтиҗәлелеген арттыру проблемалары” («Проблемы повышения эффективности разработки нефтяных месторождений на поздней стадии») халыкара фәнни-гамәли конференциясендә Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Конференция Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында уза. ТР Президенты билгеләвенчә, конференциядә Башкортстаннан бик зур делегация катнаша, чөнки башкорт нефтьчеләре илдә беренчеләрдән булып бүгенге очрашу багышланган проблемалар белән очрашкан. Хәзер нефть ятмаларының искерү темасы Татарстан һәм башка төбәкләр өчен актуаль. Россия буенча авыр чыгарыла торган запасларның өлеше арта, нефть дебитлары һәм аны чыгару коэффициенты кими, эксплуатация чыгымнары арта. Нәтиҗәдә, илдә нефть чыгару темпларының кимүе күзәтелә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, бу шартларда барлык нефть сәнәгатендә яңа технологияләрне куллану хисабына, нефть ятмаларын эшкәртүгә системалы якын килү ярдәмендә Татарстан нефть чыгаруның кимүен туктатып, аны стабильләштереп кенә калмады, ә нефть чыгаруны арттырды. 1998 нче елдан еллык нефть чыгару күләме 2 млн. тоннага арткан. “Татнефть” системалы технологияләр белән шөгыльләнмәсә, ул бүген елына 26 млн. түгел, ә 12 млн. т чыгарыр иде, дип саный республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов югары үзле (битумлы) нефтьне өстәмә ресурс дип атады. Бүгенгә “Татнефть” нефтьнең әлеге төрен 18 скважинада тәүлегенә 502 тоннага кадәр чыгара. Моннан тыш, республика башлыгы мәгълүматы буенча, Татарстан территориясендә сланецлы нефть чыгару өчен, яхшы алшартлар бар, һәм “Татнефть” тиешле фәнни-тикшеренү эшләрен башлаган.

ТР Президентының җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча консультанты, КФУ профессоры Ренат Мөслимовның чыгышы ТРның углеводородлы потенциалын арттыру һәм нәтиҗәле куллану юлларына багышланды. Ул белдергәнчә, илнең иске нефть ятмалары, шул исәптән, Ромашкино, аларны үзләштерүгә яңа ысуллар белән якын килгәндә, 100 һәм 200 елдан соң да, төп булачак.

РФ Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль нефть тармагының стратегик проблемаларын хәл итүгә, дәүләтнең нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү нәтиҗәлелеген арттырудагы һәм соңгы стадиядә углеводород запасларын яңадан җитештерүдәге роленә бәйле үз карашы белән уртаклашты.

“Нефть – ул чималга бәйлелек түгел, нефть – ул безнең конкурентлы өстенлек”, - диде ул. Нефть тармагы илнең барлык икътисады модернизациясен алып барачак локомотив булачак, дип саный Г.Шмаль.

Үзләштерүнең соңгы стадиясендә нефть сәнәгатендә интеллектуализацияләү турында И.М.Губкин исемендәге нефть һәм газ РДУ профессоры Анатолий Золотухин сөйләде.

Франция галиме Клод Гадельнең (Dr.Claude Gadelle) чыгышы, үзләштерүнең соңгы стадиясендә нефть ятмаларын нәтиҗәле үзләштерү өчен, фән һәм тәҗрибә-сәнәгать эшләренең роленә һәм әһәмиятенә багышланды.

Конференция өч көн дәвам итәчәк. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 11 илдән нефть, газ, химия тармагына караган 16 танылган экспертның чыгыш ясавы көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International