Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанга 2013 елга энергияне сакчыл тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендә төбәк программаларын гамәлгә кертү өчен субсидияләр бирү турында килешү имзаланды
2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2013 нче елга Татарстан Республикасы бюджетына энергияне сакчыл тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендә төбәк программаларын гамәлгә кертү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү турындагы килешү имзаланды
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцин кул куйды.
РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцин хәбәр иткәнчә, Килешү кысаларында Татарстан 2013 нче елга федерациянең 28 субъектына каралган 5,7 млрд. сумның 442 млн. сумын алачак. Антон Инюцин сүзләренчә, Татарстан энергияне сакчыл тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендә финанслау күләме буенча лидер – төбәкләр өчлегенә керә. Ул шулай ук, бүген бигрәк тә энергияне сакчыл тоту өлкәсендә гражданнарны укыту , энергияне сакчыл куллану һәм энергия нәтиҗәлелеге идеяләрен популярлаштыру мөһим, дип билгеләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан мондый Килешүләр имзалана торган беренче төбәк буларак сайланган өчен, Россия Энергетика министрлыгына Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан инде өченче ел энергияне сакчыл тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендә федераль программаны тормышка ашыруда катнаша һәм федераль субсидияләр ала, дип билгеләде. Илдар Халиков сүзләренчә, программаларда федераль акчаларны куллану тагын да яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә.
Бүген Татарстанда энергиянең нәтиҗәлелеген мониторинглау системасы кертелә, бу шулай ук энергияне һәм акчаларны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк, дип искәртте ТР Премьер-министры.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз