Казанда BASF концерны бетонга өстәмәләр производствосын ачты

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Химград” технополисы территориясендә “Татарстанда BASF көне” чарасы узды. Аның асылы, бетонга өстәмә җитештерүче яңа завод ачылышыннан һәм сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өчен инновацияләр күргәзмәсеннән гыйбарәт булды. Завод ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Башкортостан Республикасы вице-премьеры Дмитрий Шаронов, “Химград” ААҖ директорлары советы рәисе Альберт Кәримов, Россиядә һәм БДБ дә BASF концерны башлыгы Сергей Андреев, “БАСФ Төзелеш системалары” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Ветлов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп узганча, бүген бер ел элек төзелгән килешүгә йомгак ясала. “Безнең өчен мөмкин кадәр азрак чыгымлы нык материаллар алырга мөмкинлек бирүче өстәмәләр җитештерү мөһим. “BASF” компаниясе шушы проектны тормышка ашырды. Ширкәтнең мөмкинлекләре бик зур дип саныйм. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән технологияләр әле зур эшнең башы гына дип уйлыйм”, - дип белдерде Президент. Аның әйтүенчә, алга куелган бурычларны хәл итү өчен мәсьәләләр әле бихисап. Бу бетон сыйфатын яхшырту, цемент куллануны киметү һәм башкалар. “Безгә җир капламын ныгытучы компонентлар, йөкләмәгә чыдамлы материаллар кирәк”, - ди Рөстәм Миңнеханов. “Бу әле хезмәттәшлекнең башы гына. Потенциал әле тулысынча ачылмаган. Агросәнәгать комплексы тармагында һәм респубикада сорау зур булган башка юнәлешләрдә зур мөмкинлекләр бар”, - дип белдерде Татарстан җитәкчесе һәм завод ачылышы белән котлады.

“Бүгенге вакыйга BASF ның Россиядә гамәлдә булуының 10 еллык юбилеена туры килде. Без бик күпкә ирештек. Казанда производство башлап җибәрү, Татарстан һәм Идел буе федераль округының барлык төзелеш компанияләренә җирле таләпләргә һәм чимал үзенчәлекләренә яраклаштырылган Ауропа дәрәҗәсендәге продуктлар тәкъдим итәргә, логистиканы оптимизацияләүгә һәм китереп бирү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде Сергей Ветлов чыгышында. Ул хезмәттәшлек өчен шартлар тудырган “Химград” җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде.

Чыгышыннан соң Сергей Ветлов Казанның 9 нчы санлы гимназиясе директорына химия классын җиһазлауга сертификат тапшырды.

Аннан соң рәсми затлар завод эшчәнлегенә старт бирелүен гәүдәләндерүче төймәгә басты.

Шулай итеп, BASF концерны Татарстан территориясендә төзелеш химиясен җитештерү буенча беренче производство линиясен ачып җибәрде. Ачылыш кысаларында шулай ук күргәзмәдә төзелеш, энергия нәтиҗәлелеге һәм торак-коммуналь хуҗалык, химия һәм нефть химиясе, газ чистарту, автомобиль сәнәгате, авыл хуҗалыгы, туклану продуктлары, куллану товарлары кебек өлкәләрдә 40 тан артык инновацияле технологияләр һәм продуктлар тәкъдим ителде. “Химград” базасында урнашкан яңа заводта бетонга кушу өчен 20 төрле өстәмәләр җитештереләчәк. Метрополитен, җир асты корылмалары, тоннельләр төзелешендә BASF төрле композит материаллар, тротуарлар, җәяүлеләр өчен юллар төзелешендә инновацияле өслекләр тәкъдим итә.

Производствода шулай ук сыйфат контроле һәм продукция нәтиҗәлелеге буенча ультразаманча лаборатория дә эшләячәк. Завод керткән ноу-хау шунда: продукция рецептурасын сайлаганда җирле беркеткеч матдәләр һәм тутырмалар үзенчәлеге исәпкә алына. Шулай ук завод ачылышы уңаеннан Татарстан төзүчеләре өчен, моңарчы BASF продукциясе нәтиҗәле кулланылган республика биналары һәм корылмалары фотосурәтләре белән махсус төргәктә продукция сериясе чыгарылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International