Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Индустриаль парклар - кече һәм урта бизнесны активлаштыру алымнарының берсе
2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда “Химград” технополисында Россия индустриаль парклары ассоциациясенең “Россиядә индустриаль парклар үсеше проблемалары һәм перспективалары” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның беренче өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Президент илдә формалашып килүче индустриаль парклар тәҗрибәсенең Татарстанда да бик уңышлы тупланып килүен ассызыклап узды. Ул бүгенге утырышның тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда дизель двигательләрен ремонтлау буенча завод базасында индустриаль парк булдыру идеясе тууы һәм, нәтиҗәдә, бик зур, мәйданын 500 мең квадрат метр тәшкил иткән “Мастер” Кама индустриаль паркы пәйда булуы турында сөйләде. Татарстан җитәкчесе ассызыклап узганча, индустриаль парклар үсеше республика һәм федераль хакимият ярдәменә мохтаҗ. Мондый паркларны үз химаясе астына алучы эре оешмалар булуы зарур.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, хәзерге вакытта “Мастер” КИП һәм “Химград” технополисы аягында нык басып тора һәм үз-үзен тәэмин итә алырга сәләтле. “Без республикада муниципалитетларда индустриаль мәйданчыклар булдыру бурычын күздә тотабыз. Индустриаль парклар җитди потенциалга ия дип саныйм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент индустриаль парклар ассоциациясенең инновацияле төбәкләр ассоциациясе белән элемтәдә торуы мөһимлеген дә шәрехләп узды.
“Индустриаль парклар тармагына күзәтү: нәтиҗәлелек күрсәткечләре һәм үсеш фаразлары” темасына ассоциациянең башкарма директоры Денис Журавский чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Россиянең 33 төбәгендә индустриаль парклар эшли. Татарстанның “Мастер” КИП һәм “Химград” технополисы активлык күрсәтеп, ассоциациягә беренчеләрдән булып кергән. Аның сүзләренә караганда, чит илләр белән чагыштырганда, безнең илдә бу тармак әле бик яшь. Ассоциация чит илләргә чыгып, Россиядәге индустриаль парклар үсешен күздә тотып, инвесторлар җәлеп итүне кайгырта. Хәзерге вакытта индустриаль мәйданчыклар булдыру проектлары белән Россиянең 65 төбәге теркәлгән. Быел индустриаль парклар булдыру буенча 450-500 проект тапшырылган.
Рөстәм Миңнеханов индустриаль парклар турында мәгълүматның электрон базада туплануы һәм даими төстә яңартылып торуы зарурлыгына басым ясады. Ул шулай ук индустриаль парклар ассоциациясе эшчәнлеге белән РФ Икътисади үсеш министрлыгы кызыксынып торырга тиеш, дип саный. “Ассоциациягә билгеле бер вәкаләтләр бүлеп бирергә кирәк. Без кешеләрне эшләргә өйрәтергә тиешбез. Халык продукция җитештереп, аны сата белергә тиеш”, - дип җөпләде Президент һәм ассоциация эшчәнлегендә ярдәмгә ихтыяҗ туа калса, Татарстан тарафыннан хезмәттәшлек һәм теләктәшлек күрсәтеләчәгенә ышандырды.
"Татар-Информ" МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз