Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов РИРА (АИРР) комитетлары җитәкчеләренең чираттан тыш утырышын уздырды
2013 елның 6 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы Президенты - Россия Инновацион регионнар ассоциациясе Советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Новосибирскка эш визиты кысаларында Россия Инновацион регионнары ассоциациясе комитетлары җитәкчеләренең чираттан тыш җыелышын уздырды. Утырышта шулай ук Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко да катнашты.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, РИРА составына яңа, 13 нче регион - Алтай крае өстәлгән. Ассоциация башкарма директоры вазыйфасына Иван Бортник яңадан сайланды, РИРАның ВЭБ белән хезмәттәшлеге турында килешүгә имза салынды. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, комитетлар җитди эш башкарган. Федераль контакт системасы турындагы законны гамәлгә кертү өчен “сынау” регионнары итеп сайлап алынган 7 регион арасында 6 регион РИРАдан.
Россия Инновацион регионнары ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник 2013 елдагы халыкара эшчәнлек һәм 2014 елга планнар турында хәбәр итте. И.Бортник сүзләренчә, якын араларда РИРА делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә АКШка барачак, визит барышында АКШ штатлары губернаторлары милли ассоциациясе белән килешү төзү планлаштырыла. РИРАның халыкара килешүләре бар инде, Ивана Бортник фикеренчә, аларны конкрет эчтәлек белән тулыландырырга кирәк.
Ассоциация комитетлары җитәкчеләре агымдагы эш барышы һәм киләчәк планнар белән таныштырдылар. Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, бүгенге утырышта әйтелгән тәкъдимнәрне берләштерергә кушты, киләчәктә РИРА исеменнән бу тәкъдимнәр белән федераль хакимият органнары алдында чыгыш ясарга кирәк булачак, диде. Шулай ук Ассоциация Советы Рәисе РИРАның төрле инновацион форумнарда катнашу мөһимлеген һәм аларга тиешенчә әзерләнергә кирәклекне ассызыклады.
ТР Президенты Мабугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз