“Спорт тапшырулары” АНО генераль директоры Василий Кикнадзе Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде
2013 елның 6 сентябре, җомга
“Спорт тапшырулары” АНО генераль директоры Василий Кикнадзе Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Бүләкне Василий Кикнадзега бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Василий Кикнадзе шулай ук Татарстан Республикасы белән “Спорт тапшырулары” АНО арасындагы киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Президенты “Спорт тапшырулары” АНО җитәкчелегегенә 2013 елгы Казанда узган Бөтендөнья җәйге универсиадасы чараларын трансляцияләүне оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.