Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Казанлыларның игътибарын Агропросәнәгать паркына җәлеп итәргә кирәк
2013 елның 7 сентябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә казанлыларның игътибарын Агропросәнәгать паркына (Казан, Аграр ур., 2) җәлеп итүне тәкъдим итте.
Киңәшмә гадәттәгечә, Татарстан Республикасының барлык мунициципаль районнары белән җәлеп итеп, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Республика басуларында урып-җыю компаниясе тәмамлану турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген казанлылар һәм якын-тирәдәге районнар кешеләре арасында Агропросәнәгать паркы кебек үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре товарларын сату нокталарын популярлаштырырга кирәк. Аерым алганда, ул бу проектка ярдәм итү өчен медиа оештырырна, бу эшкә ММЧын чакырырга, җирле телеканаллар мөмкинлекләреннән файдаланырга тәкъдим итте.
Шәһәр кешеләренең Агропромпаркка килүләрен активдаштырырга кирәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. Ул Агропросәнәгать паркы территориясендә шәһәр чараларын уздырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов җиткергәннәренчә, шәһәрлеләргә уңай булсын өчен бүген Агропросәнәгать паркына кадәр шәһәр транспорты йөри - өч маршрут, шул исәптән “Җиңү проспекты” аша да.
Белешмә өчен:
Россиядә аналогы булмаган күп функцияле “Казан” Агропросәнәгать комплексы 2013 елның 11 маенда ачылды.
Оештыручылар фикере буенча, Агропросәнәгать паркы (Казан, Аграр ур., 2) – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшкуар җитештерүчеләре белән яңа форматтагы мөнәсәбәтләргә кору өчен оештырылган комплекс. Төп максаты – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз продукциясен җитештерү, саклау һәм сату өчен мәйданчыкларны арендага тапшыру.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз