Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Бүген керем базасын арттырырга, яңа җитештерүләр һәм яңа эш урыннары булдырырга кирәк
2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе темпларының реаль рәвештә акрынаю күзәтелә, 2013 елны без 1,5 процентка үсеш белән тәмамлыйбыз. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
Утырышта өч мәсьәлә каралды -2014 елга һәм 2015 - 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары; 2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы; 2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты гамәлдәге икътисадый вәзгыятьне объектив бәяләргә өндәде. Аның сүзләренчә, бүген нефтькә бәяләр бөтендөнья икътисадының торышын чагылдыра. Бөтендөнья икътисады үсеше темпларының кимүе республикада да чагыла, чөнки сәнәгать продукциясе күләменең 50%ын без экспортка чыгарабыз, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүген керем базасын арттырырга, яңа җитештерүләр һәм яңа эш урыннары булдырырга кирәк.
“Кече һәм урта бизнес өлеше артмау, хәтта беркадәр кимү тенденциясе – борчый торгант факт, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Димәк, барысын да җиренә җиткерә алмыйбыз әле. Без эре мәйданчыклар, индустриаль зоналар белән генә шөгыльләнергә түгел, без эшкуарлык өчен дә мохит тудырырга, шул исәптән шәхси хуҗалыкларны да үстерергә тиеш. Кешеләр эшли алсын, аларның керемнәре артсын”.
Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов республика икътисадындагы вәзгыятькә тотрыклы дип бәя бирде. “Әлегә вәзгыять тотрыклы, әмма безнең фаразлаулар акланмый. Безнең бурыч - 2016 елга ҖРПны 2 трлн. сумга кадәр арттырырга – мондый вәзгыятьтә аны үтәү катлаулы булачак”, - диде ул.
Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген бюджет консерватив булырга һәм агымдагы вәзгыять чыгымнарын каплап барырга тиеш. Акчаларны рациональ тотарга кирәк, диде ул, аларны инвестицияләргә һәм инновацияләргә тотарга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгын, шулай ук Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгын кайбер проектларын яңадан карап чыгарга һәм бюджет объектлары төзелешенең кыйбатлануыннан котылырга кушты.
“Уйланылмаган, төзелеш барышында хаклары ике мәртәбә арта торган проектларны яңадан карап чыгарга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. Билгеле бер стандартлар кабул итәргә кирәк, без матурны, әмма җитәрлек дәрәҗәдә функциональ булмаганны күп төзибез. Кабат куллану проектларыннан файдаланырга кирәк”.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук спорт инфраструктурасы объектларына чыгымнарны оптимальләштерергә кушты.
Моннан тыш, бүген, бик кирәк булмаса, яңа объектлар төзү белән мавыкмаска киңәш итте, ә социаль инфраструктураны – мәктәпләрне, училищеларны, сәламәтлек саклау объектларын – булганнарын тәртикә китерергә кирәк, дип ассызыклады ул.
Юллар салу тармагына килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген хакы бик зур булган юллар салына. Кайбер җирдә безнең бөтенләй юллар юк, диде ул, ә без салган юллар бик кыйбатка төшә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук юллар салу өчен китерелә торган материаллар – вак таш, ком һәм башкалар кыйбат чыга. Аның сүзләренчә, бүген кайберәүләрнең шунда акча эшләп калуы, азаккы бәяләрнең һәр юл полотносы өчен артып китүе сер түгел.
ТР Президенты Мабугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз