Рөстәм Миңнеханов Comtrans'13 автосалонында булды

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Comtrans халыкара автосалонында булды. "Крокус Экспо" күргәзмә үзәгендә ул салон экспозициясен карады һәм тантаналы ачылуда катнашты.

Comtrans халыкара йөк машиналары автосалоны - Россиядә, БДБ һәм Көнчыгыш Европа илләрендә иң зур коммерциячел автотранспорт күргәзмәсе. Әлеге күргәзмә Халыкара автомобиль җитештерүчеләр оешмасының рәсми календаренә кертелгән һәм 2011 елдан башлап Ганновердагы IAA автосалоны белән чиратлашып так санлы елларда гына уздырыла. Comtrans'13 автосалонының гомуми мәйданы 2011 елдан бирле 40 %ка артты һәм 70 мең кв. метр тәшкил итә, һәм әлеге мәйданда 400 компания үз экспозицияләрен тәкъдир итә. Кичә күргәзмә кысаларында Россиядә беренче мәртәбә Truck of the year һәм Van of the year абруйлы бүләкләр тапшырылды. Бу исемнәргә Volvo FH яңа машиналар төркеме һәм Ford Transit Connect фургоны лаеклы булдылар.

6 мең кв. метр мәйданда урнашкан Comtrans'13 күргәзмәсендә иң зур стенд "КАМАЗ" ААҖнеке булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "КАМАЗ" стендын һәм Россия автогигантының стратегик хезмәттәше - Daimler Германия концернының стендларын карады. ТР Президентына бигрәк тә контейнерларны тиз алыштыру сисемасы белән җиһазланган Россия йөк машинасы кызыклы булды, аны "Почта Росси" өчен ясаганнар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов газ-мотор ягулыгында эшли торган "НефАЗ" автобуслары белән танышты. Ул "КАМАЗ" брендының фирма сувенир продукциясе кибетен дә карап чыкты - ТР Президенты фикеренчә, әлеге продукция линейкасы компанияне алга таба маркетинг этәрүдә бик мөһим адым.

Daimler концерны стендында Татарстан Президенты Mercedes Sprinter йөк машиналарының яңартылган линейкасы белән танышты һәм Mercedes Actros тягачына утырып карады.

Күргәзмәне ачу тантанасындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов күрелгәннәр аңа бик ошаганы турында хәбәр итте. "Минем өчен биредә "КАМАЗ" һәм аның хезмәттәше Daimlerның матур стендын күрү бик тә куанычлы булды, - дип әйтте ТР Президенты. - Һәр автомобиль җитештерүче яхшы әзерләнгән һәм үз күргәзмәләрен лаеклы тәкъдир иткәннәр"

"КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин үз чиратында, быел оештыручылар, РФ базарының салкынаюын истә тотып, аның хәтле күп компанияләр киләсен көтмәгәннәрен билгеләп үтте. "Әмма мин Россия базарының киләчәгенә ышанам, һәм күргәзмәдә күргәнчә, алдынгы дөнья компанияләре безнең икътисадның, илнең киләчәгенә ышаналар", - дип әйтте Сергей Когогин.

Comtrans'13 автосалоны эше "Крокус Экспо" күргәзмә үзәгендә 14 сентябрьгә хәтле дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International