Татарстан нефть, газ, химия форумында катнашучыларның дүрттән өче анда кабат катнашырга тели
2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
5-7 нче сентябрьдә Казанда үткән Татарстан нефть, газ, химия форумы РФ нефть, газ тармагының иң зур вакыйгаларының берсе булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы брифингта “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, форум кысаларында үткән “Нефть, газ. Нефтехимия” күргәзмәсе Россиядә алдынгылар рәтендә. Ел саен анда катнашучылар саны 10-12 процентка арта, ә быел анда 250дән артык компания тәкъдим ителгән.
Бу юлы күргәзмә мәйданнары, үткән ел белән чагыштырганда, 41 процентка зурайган. «Татнефть» Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган экспозиция тәкъдим иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.