Илдар Халиков Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе Руслан Дрозд белән очрашты
2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе Руслан Дрозд белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы ягыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, тышкы икътисади эшчәнлек буенча ТР Премьер-министры ярдәмчесе Нәзил Насыйбуллин һ.б. катнашты.
Илдар Халиков Татарстан Республикасы Президенты, ТР Хөкүмәте һәм үз исеменнән, Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе буларак эшчәнлеге өчен Руслан Дроздга рәхмәт белдерде.
Аның сүзләренчә, Руслан Дрозд Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы, шулай ук РФнең башка төбәкләре арасында икътисади, мәдәни һәм дусларча элемтәләрне ныгытуга шактый зур өлеш кертте.
Илдар Халиков шулай ук Руслан Дроздның, Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе буларак күрсәткән энергиясе һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту эшенә тугрылыгы тиешенчә бәяләнәчәк, дип белдерде.
Татарстан Премьер-министры Руслан Дроздга һөнәри уңышлар теләде.
Белешмә өчен:
Беларусь Республикасы – Татарстанның мөһим тышкы икътисади партнерларының берсе.
Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казандагы бүлеге Мари Эл һәм Чуаш Республикаларын, Ульяновск, Саратов һәм Киров өлкәләрен үз эченә ала.
Руслан Дрозд Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе вазифасын 2011 елның 20 гыйнварыннан башкара.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.