Рөстәм Миңнеханов Expo-1520 халыкара тимер юллар салонында булды

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәскәүдә Expo-1520 техника һәм технологияләрнең IV халыкара тимер юллар салонында булды. Ул “Тимер юл машина төзелеше. Перспективалар, технологияләр, өстенлекләр” конференциясе эшендә катнашты. Конференциянең пленар утрышында шулай ук "Россия тимер юллары" ААҖ президенты Владимир Якунин, Франция тимер юллары башлыгы Гийом Пипи, Siemens AG концернының рельс транспорты департаменты директоры Йохансон Айкхольт, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Рахманов һәм башкалар катнашты.

Expo-1520 IV халыкара тимер юллар салоны "ВНИИЖТ" (Мәскәү, Щербинка) ААҖ Эксперименталь боҗрасы территориясендә 2013 елның 11сентябреннән алып 14 сентябренә кадәр эшләячәк. Бу – тимер юллар индустриясенең җайланмалар, технологияләр, инфраструктура, хезмәт күрсәтүләр һәм логистика өлкәсендә яңа казанышларның махсуслаштырылган халыкара салоны. Салонда Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән өр-яңа тимер юллар техникасы күрсәтелде. Шулай ук салон кысаларында динамик экспозиция – тимер юл техникасы парады, анда 20дән артык техника хәрәкәттә күрсәтелә һәм 3000нән артык тамашачы катнаша.

Салон бүген “Тимер юл машина төзелеше. Перспективалар, технологияләр, өстенлекләр” конференциясе белән ачылып китте. "Россия тимер юллары" ААҖ президенты Владимир Якунин үз чыгышында хәбәр иткәнчә, 2013-2020 еллар чорында тимер юллар үсешенең генераль схемасы 6,8 трлн сум дип бәяләнә. В.Якунин сүзләренчә, шушы схеманы гамәлгә ашыру гына ел саен илнең БҖПын 2,2%ка арттырачак.

Ул Россия тимер юлларында инновацион техниканы куллануны стимуллаштыруның алымнары турында сөйләде. Владимир Якунин Россиядә беренче мәртәбә ике катлы пассажир вагоннары ясалганы турында искә төшерде һәм мондый вагоннарда йөрүнең бәясен гадәти вагоннан 30 %ка арзанрак сатуны йөкләде.

"Россия тимер юллары" ААҖ президенты компании өчен регионнар ярдәме зур әһәмияткә ия булганын искәртте, шуңа күрә Владимир Якунин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге салонда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. "Регионнар ярдәменнән башка безнең федераль компания үз вазыйфаларын гамәлгә ашыра алмый. Һәм бүген, регионнарның икътисадый үсеш мәсьәләләре хәл ителгән вакытта, "Россия тимер юллары" ААҖен сезнең җитештерү комлпексының өлеше итеп карарга чакырам, - дип мөрәҗәгать итте регионнар җитәкчеләренә Владимир Якунин. - Безнең бөтенебезгә дә әлеге тармакның тотрыклы булуы әһәмиятле".

Конференциядә шулай ук француз тимер юллары башлыгы Гийом Пипи, Siemens AG концернының рельс транспорты департаменты директоры Йохансон Айкхольт, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Рахманов һәм башкалар чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International