Рөстәм Миңнеханов Вячеслав Голоскоковка Татарстан Республикасының "Фидәкарь хезмәте өчен" медален тапшырды

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия федераль таможня хезмәтенең Куркынычлылык һәм оператив контроль идарәсе башлыгы Вячеслав Голоскоков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Юрий Камалтынов, ТР Иминлек Советы секретаре Валерий Власов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Вячеслав Голоскоковка Татарстан Республикасының "Фидәкарь хезмәте өчен" медален тапшырды. Бүләк ТР Президенты Указы белән Казандагы 27нче Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм уздыру чорында иҗтимагый иминлекне тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен бирелде.  

Очрашу барышында яклар шулай ук алга таба хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Искә төшерик, Вячеслав Голоскоков, 2007 елдан Идел буе таможня идарәсен җитәкли, 2013 елның 12 августында Россия федераль таможня хезмәтенең Куркынычлылык һәм оператив контроль идарәсе башлыгы итеп билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International