Бүген атаклы Польша режиссеры Кшиштоф Занусси белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханнов һәм Кшиштоф Занусси хәзерге заман кинематографиясе үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерик, Польша режиссеры IX мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасында шәрәфле кунак булды, фестиваль Казанда 2013 елның 5-11 сентябрь көннәрендә узды.