Татарстанда «Безнең ишегалды" программасы буенча 2023 ел башланганнан бирле гражданнардан 7144 мөрәҗәгать килгән

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 2023 ел башланганнан бирле гражданнардан 7144 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән соңгы ике атнада – 131 мөрәҗәгать. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина шундый мәгълүмат китерде.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Барлык эш төрләре буенча программаны үтәү 99% тәшкил итә, шул ук вакытта программаны 33 район тәмамлаган инде.

Наилә Зинатуллина мөрәҗәгатьләрдә гражданнарның нинди мәсьәләләр кузгатуын хәбәр итте. Бу шул исәптән машиналар йөрү юлларыннан суны читкә сыйфатсыз агызу, керү төркемендәге япмаоарны ремонтланмау һ. б.

Ул шулай ук «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башкарыла торган яки башкарылачак йортларда яшәүчеләр белән очрашулар турында сөйләде. «2024 елның топ-200 ишегалды» кысаларында 90% халык белән очрашулар узган. Сигез район беркетмәләрен йөкләгән инде – Аксубай, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Зеленодольск, Кукмара, Балык Бистәсе, Сарман.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International