Татарстан Премьер-министр Питрәчтә реконструкцияләнгән балалар мәйданчыгында да булды. Ул авыл үзәгендә урнашкан һәм республика һәм муниципалитет акчаларына ремонтланган һәм җиһазландырылган.
“Төзүчеләр монда чын әкият ясаганнар, - диде Илдар Халиков, спорт мәйданчыгын ачу бәйрәмендә чыгыш ясап,- республикабызның теләсә кайсы почмагында спорт белән шөгыльләнү һәм уңайлы тормыш өчен шартлар булдырылуы шатлыклы хисләр тудыра”.
Объектларда булганнан соң, Татарстан Премьер-министры Питрәч муниципаль районы Советы сессиясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.