Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы итеп Александр Тыгин сайланды
2013 елның 13 сентябре, җомга
Бүген Яшел Үзән муниципаль районы Советының 33 нче сессиясендә Александр Тыгин Яшел Үзән районы башлыгы итеп сайланды. Александр Тыгин кандидатурасы өчен Совет утырышында катнашучы 47 депутатның 46 сы яшерен тавыш бирү ысулы белән үзләренең тавышларын биргәннәр.
Яшел Үзән муниципаль районы Советының 33 нче сессиясе эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. катнашты.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев хәбәр иткәнчә, Совет утырышында 52 депутатның 47се катнаша. Соңыннан депутатлар секретариат, хисап төркемен сайладылар, Яшел Үзән районы башлыгы кандидатурасына тавыш бирү өчен бюллетеньнәрне расладылар.
Фоат Шәмсиев белдергәнчә, 2013 елның 8 нче сентябрендә Татарстан Республикасында өстәмә җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаулар булды. Александр Тыгин Яшел Үзән муниципаль районы Советы депутатлары составына кергән, ул Яшел Үзән мэры итеп сайланган. Соңыннан Александр Тыгин Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы вазифасына чыгарылган.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков депутатларга мөрәҗәгать итеп, сайлауларны яхшы оештырган өчен, барысына да рәхмәт белдерде. Райондагы хәлдән канәгать булуын, бүгенгә уңай үзгәрешләр күренүен билгеләп үтте. ТР Премьер-министры сүзләренчә, гомумән икътисади һәм сәнәгать предприятиеләренең хәле яхшырды, бу үсештә “Ак Барс” холдинг компаниясе шактый ярдәм итә. Моннан тыш, районда яңа эш урыннары булдырыла, Яшел Үзән федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда актив катнаша.
Аннан соң депутатлар Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү өчен, шулай ук башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын Сергей Егоровка (бүгенге көнгә кадәр ул Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булган) йөкләүләре өчен тавыш бирделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз