Питрәч районының яңа башлыгы итеп Эдуард Дияров сайланды
2013 елның 13 сентябре, җомга
Бүген Питрәч муниципаль районы Советы утырышы узды, анда районның яңа башлыгы сайланды. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Утырышта 8 нче сентябрьдә узган муниципаль район депутатына сайлауларга нәтиҗәләр ясалды. 2013 нче елның апреленнән район башлыгы вазифасын башкарган район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров яңа депутатларның берсе булды. Бүген депутатлар Эдуард Дияровның башкарма комитет җитәкчесе вазифасыннан китүен кабул иттеләр. Аннан соң депутатларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков мөрәҗәгать итте.
ТР Хөкүмәте башлыгы үз чыгышында белдергәнчә, хакимият башлыгын сайлау – теләсә кайсы муниципаль берәмлек тормышында җитди этап. “Бу процедура районның киләчәктәге язмышын билгели”, - дип басым ясады И.Халиков.
Татарстан Президенты боерыгы буенча, Илдар Халиков Совет депутатларына Питрәч муниципаль районы башлыгы вазифасына Эдуард Дияровны сайларга тәкъдим итте.
Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, район икътисадын үстерү аның төп максаты булачак,-дип белдерде кандидат Эдуард Дияров үз чыгышында.
Яшерен тавыш бирү барышында депутатлар бертавыштан Питрәч муниципаль районы башлыгы вазифасына Эдуард Дияровны сайладылар. Аннан соң яңа башлык ант итте һәм аны сайлаган өчен депутатларга, аның кандидатурасын яклаган өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.