Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Суд приставлары эше нәтиҗәләре буенча брифинг узды

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Быелның 10 аенда Татарстанның суд приставлары тарафыннан 13 млрд 481 млн сум эзләтеп алынган, бу узган елның шул ук чорына караганда 10 процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе - Татарстан Республикасы баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.

"Алиментлар буенча - 911 млн 725 мең сум, хезмәт хакы буенча 48 млн 106 мең сум түләттерелде. Суд карарын үтәү өчен, суд приставы законнарда каралган мәҗбүри чараларның тулы комплексын куллана", - диде спикер.

Шулай ук күрәләтә түләмәүчеләргә карата чаралар күрелә. 2023 елда 8 мең 901 бурычлы зат административ җаваплылыкка тартылган һәм 900 бурычлы зат җинаять җаваплылыгына тартылган. "Баш идарә социаль әһәмиятле башкарма производстволарга, мәсәлән, алимент түләүләрен түләтүгә аерым игътибар бирә", - дип билгеләп үтте ТР баш приставы.

Ул ассызыклаганча, 2021 елда законнардагы үзгәрешләр үз көченә кергән, алар нигезендә алимент түләмәүчеләр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла, хәтта балаларны һәм эшкә сәләтсез ата-аналарны тоту өчен өлешчә акча түләнгән очракта да.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылардан 405 млн сум акча үзләтеп алынган. "Автомобиль хуҗалары юл йөрү кагыйдәләрен боза, закон нигезендә билгеләнгән срокларда штрафларны түләми. Аннары бурычларны түләтү белән шөгыльләнәбез. Хәзер 211 меңнән артык башкару производствосы гамәлгә ашырылган, ә ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылардан 405 млн сумнан артык акча түләтелгән», — дип хәбәр итте Ә. Закиров.

Мондый бурычларны түләтү белән приставлар еш кына ЮХИДИ коллегалары белән бергә шөгыльләнәләр. Бурычлыларны алар «Юл приставы» комплексын кулланып, юлларда ук тоталар.

Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдлар кысаларында салым бурычлары буенча 800 автомобиль тартып алынган. "Машиналарны тартып алу шактый күп, без атна саен 15-20 транспорт чарасын кулга алабыз», – дип сөйләде ведомство башлыгы. Түләмәүчегә бурычларын шунда ук түләргә тәкъдим итәләр яки аның машинасын кулга алалар.

Әнвәр Закиров искәрткәнчә, суд приставларына сорауны социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша бирергә мөмкин. "Без гражданнар өчен социаль челтәрләрдә дә, мессенджерларда да ачык: ВКонтактеда, Одноклассникида, Telegramда. Матбугат хезмәте хезмәткәрләре гражданнарны документлар җибәрү буенча җайга салалар, кабул итүгә язылырга ярдәм итәләр һәм суд приставы белән хезмәттәшлек иткәндә гомуми оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр. Без бурычларны түләмәү нәтиҗәләре турында гына түгел, ә башкарма производство якларына ярдәм чаралары турында да файдалы хокукый мәгълүмат бастырабыз», — дип аңлатты спикер.

Ул шулай ук суд приставларына 514-92-21 номерлы телефоннан хезмәте күрсәтү төркеме эшләвен билгеләп үтте. Быел ведомство хезмәткәрләренә 81 мең тапкыр шылтыратканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International