Алексей Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2023 елның 10 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Күп кенә гаиләләр өчен 10 ноябрь елның мөһим көннәренең берсенә әверелде. Бу көнне эчке эшләр органнарында хезмәт иткән һәм хезмәт итүче кешеләр котлаулар кабул итә.

Бүген җәмгыять сезгә югары таләпләр куя. Шәһәр һәм район урамнарындагы тәртип, республика халкының тынычлыгы, аларның үз иминлекләренә ышанычы сезгә бәйле. Сез - хакимият, закон, гаделлек. Ышанычка лаек булу һәм аны тиешле дәрәҗәдә тоту бары тик эшкә җаваплы мөнәсәбәт, һәркемнең проблемаларына игътибар һәм җаваплылык, ә иң мөһиме – профессиональ эш белән генә мөмкин.

Соңгы елларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан берничә резонанслы җинаять ачылган, коррупциягә каршы тору буенча операцияләр уңышлы үткәрелә. Республикабызда зур иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларын үткәргәндә иминлек һәм хокук тәртибе тулы күләмдә тәэмин ителә.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр органнарының героик үткәннең иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләнгән хезмәткәрләре, антларына һәм хезмәт бурычларына тугрылык саклап, алдагы буыннар тарафыннан салынган традицияләрне алга таба да арттырачакларына ышанам.

Бу көнне эчке эшләр органнары ветераннарына тирән рәхмәтемне белдерәм. Алар яшь хезмәткәрләрнең формалашуына зур өлеш кертәләр, аларга бай тәҗрибә бирәләр, һәлак булганнарның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы алдында масштаблы дәүләт бурычлары тора, алар, минемчә, сыйфатлы һәм вакытында үтәләчәк. Чөнки сезнең һәрберегез өчен хокук тәртибен һәм законлылыкны яклау - гади эш кенә түгел, ә үз гомерегезне багышлаган эш.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International