Алексей Песошин Татарстан ветеринарларына яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара Казанда «Корстон» комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, бөтен агрокомплексның җайга салынган хезмәте нәтиҗәсендә, ә ветеринария хезмәте аның мөһим өлеше, Татарстан авыл хуҗалыгын үстерү буенча илнең әйдәп баручы төбәкләренең берсе булып кала.

"Ветеринария хезмәтенә куркыныч авырулар таралуга юл куймау буенча җаваплы бурыч йөкләнгән. Тиешле ветеринария ярдәме булмаса, терлекчелекне саклау һәм үстерү, сыйфатлы продукция җитештерү мөмкин түгел", - диде ул.

Алексей Песошин ассызыклаганча, хәзерге заман ветеринария табиблары һәм фельдшерлары үз эшенең профессионаллары булырга, компетентлы һәм принципиаль белгечләр булырга тиеш, шулай ук төбәкнең һәр почмагына барып җитеп, вакытыныда ярдәм күрсәтә алырга тиеш.

"Яңа машиналар сезгә ветеринария ярдәме күрсәтергә, профилактика чараларын һәм хайваннарның йогышлы авыруларын бетерү чараларын эффектив үткәрергә ярдәм итәчәк", - дип өстәде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов Татарстанда ветеринария хезмәтенә зур игътибар бирелүен ассызыклады. "Сездә авыл хуҗалыгы, шул исәптән терлекчелек җитди үсеш ала. Төбәктә ветеринария хезмәте үсеш алырга тиешлеген дә аңлыйлар. Безнең эпизоотик иминлегебез ышанычлы кулларда дип ышанам", - диде ул.

Республиканың ветеринария учреждениеләренә барлыгы 30 «LADA Niva Travel» автомобилен тапшырдылар. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International