Алексей Песошин: Участок полициясе вәкилләре иҗтимагый тәртипне ныгытуга зур өлеш кертәләр

2023 елның 17 ноябре, җомга

Эчке эшләр органнары системасында иң борынгы һәм иң әһәмиятле бүлекчәләрнең берсе буларак, участок полициясе хезмәте иҗтимагый тәртине ныгытуга зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин участок полициясе вәкилләре хезмәте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.

Алексей Песошин ассызыклаганча, 100 ел эчендә участок полициясе вәкилләре хезмәте катлаулы юл үткән һәм күпсанлы үзгәрешләр кичергән. "Формасы, исеме үзгәрде участок күзәтчесе, инспектор, вәкил. Ләкин асылы һәрвакыт үзгәрешсез калды - полициянең участок вәкиле хакимият йөзе, халык белән полицияне төп бәйләүче звено булып тора һәм булачак та", - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы. 

Ул участок хезмәткәрләренең вазыйфаи бурычлары кешеләрнең тормыш эшчәнлегенең күпчелек өлкәләренә кагылуын билгеләп үтте. Бу миграция процессларын, экологик нормаларны үтәүне контрольдә тоту, корал хуҗаларын тикшерү һәм башка бик күп өлкәләр. "Сез турыдан-туры халык арасында эшлисез, профилактик чаралар үткәрәсез, гражданнарның күп кенә тормыш проблемаларын хәл итәсез", - дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр тантанада катнашучыларга. 

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, МХО һәм киеренке тышкы сәяси вәзгыять шартларында участок полициясе вәкилләре дә тотрыклылыкны тәэмин итүдә актив катнашалар, иҗтимагый тәртипне саклауда һәм илебезнең яңа төбәкләре халкының иминлеген тәэмин итүдә турыдан-туры катнашалар.

"Хезмәтнең йөз еллык юбилеен билгеләп үткәндә, без аның ветераннарын онытырга хокуклы түгел, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. - Мин ышанам, полиция участок вәкилләренең хәзерге буыны, алардан алда хезмәт иткәннәрнең туплаган тәҗрибәне кулланып, үзләренең гражданлык һәм хезмәт бурычын намуслы үти".

Аннары Алексей Песошин хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре һәм ирешкән югары нәтиҗәләре өчен республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International