Илдар Халиков Казакъстан Республикасы делегациясе белән очрашты

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Көньяк-Казакъстан өлкәсе Хакиме урынбасары Сапарбәк Туякбаев җитәкчелегендәге Казакъстан Республикасы делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары – Татарстанның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министр урынбасары – Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, ТРның АИР җитәкчесе урынбасары Роберт Галиуллин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һ.б. катнашты.

Татарстан белән Казакъстан арасындагы хезмәттәшлек күп юнәлешләр буенча актив үсә бара. Безнең тугандаш халыклар арасындагы элемтәләрнең үсеше өчен күп эшләүче Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка без рәхмәтлебез, дип белдерде Илдар Халиков.

Казакъстан – Татарстанның иң мөһим тышкы-икътисади партнерларының берсе. Көньяк-Казакъстан өлкәсе Хакиме урынбасары Сапарбәк Туякбаев шулай ук, безнең республикалар киләчәктә дә алдынгы тәҗрибәләр белән алмашыр һәм социаль-икътисади үсештә иң яхшы үрнәкләрне алыр, дигән ышаныч белдерде.

Илдар Халиков һәм Казакъстан кунаклары үзара хезмәттәшлекне һәм берничә перспективалы проектны активлаштыру өчен мөмкинлекләр турында фикер алыштылар. Татарстанда делегация IT-паркта булырга һәм Казан технопарклары инфраструктурасы белән танышырга планлаштыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International