“Радиоэлектрон технологияләр” концерны предприятиеләрен модернизацияләүгә 9 млрд сум җибәреләчәк
2013 елның 20 сентябре, җомга
Якындагы 3 елда “Радиоэлектрон технологияләр” концерны” ААҖ Татартсанда үз предприятиеләрен модернизацияләүгә 9 млрд сум җибәрәчәк. Бу хакта бүген “Россия технологияләре” дәүләт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары Алексей Алешин Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу азагында хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Радиоэлектрон технологияләр” концерны” ААҖ генераль директоры катнашты.
Алексей Алешин үзенең интервьюсында журналистларга хәбәр иткәнчә, Татарстан территориясендә “Россия технологияләре” дәүләт корпорациясе составына керүче15 предприятие урнашкан. Бу предприятиеләрнең 2012 елда, “КАМАЗ” ААҖне исәпкә кертмичә, А.Алешин күрсәткечләре буенча, җитештерү күләме 49 млрд сум тәшкил иткән, агымдагы елда җитештерү күләмен 15%ка арттыру планлаштырыла. Аның сүзләренчә, киләчәктә еллык үсеш 10% чамасы көтелә.
Алексей Алешин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты белән очрашу барышында үз чиратында “Россия технологияләре” дәүләт корпорациясе бүлекчәсе булган “Радиоэлектрон технологияләр” концерны” ААҖ составына керүче Татарстан предприятиеләренең үсеш перспективалары хакында фикер алышынды. “Без бүген кемнең нәрсә белән шөгыльләнәчәге турында сөйләштек, чөнки республикадан башка без бу масштаблы модернизацияне башкарып чыга алмаячакбыз, - дип белдерде Алексей Алешин. – Тулаем һәм аерым предприятиеләр буенча килеп туган мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча конкрет карарлар кабул иттек”.