Татарстан Президенты Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2013 елның 21 сентябре, шимбә

Бүген Казанның Совет, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Совет районында урнашкан “Казан” агронсәнәгать паркындагы ярминкәдә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР муниципаль районнары башлыклары озата бардылар.

Ярминкәдә аграрийлар Казанга якын муниципаль районнардан алып килгән продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителгән, аерым алганда, Лаеш, Саба, Теләче, Арча, Алексеевск, Балык Бистәсе, Спас районнарыннан. Ярминкәдә бәрәңге, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, ярмалар, он, шикәр комы, сөт продукциясен, ит, балык һ.б. сатып алып була. 

ТР Президенты агросәнәгать паркының барлык сәүдә рәтләреннән узды, продукциянең ассортименты, бәяләр, сатучыларга булдырылган шартлар белән кызыксынды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлеге башлыгы Евгений Резчиков “Татар-информ” МА хәбәрчесе белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, “Казан” агросәнәгать паркы үсеш ала һәм яхшы үсеш динамикасын күрсәтә. Элегрәк ТР Президенты әлеге объектның нәтиҗәле эшләмәвен билгеләгән иде. Е.Резчиков сүзләренчә, соңгы вакытта хәл үзгәргән.

“Автобус маршрутлары ачылганнан соң, сатып алучылар саны артты. Без уздыра башлаган ярминкәләр дә уңай нәтиҗә бирделәр. Эш көннәрендә бер урыннан гына да ит уртача 50-60 кг сатылса, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 700 кг алып, 1 т кадәр ит сатыла. Сатучылар канәгать. Агросәнәгать паркы тулы куәт белән эшләп китсен өчен, вакыт кирәк”, - диде Е.Резчиков.

Исегезгә төшерик: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанда һәм башка шәһәрләрдә, районнарда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен 1 нче декабрьгә кадәр уздырырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International